Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

82 райондашыбыз республика, район хастаханәләрендә заман зәхмәте белән көрәшә: тизрәк савыксыннар!

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев хакимиятнең кече утырышлар залында коронавирус буенча вәзгыять һәм аңа бәйле рәвештә кертелгән чикләүләр, эшмәкәрләргә күрсәтелә торган дәүләт ярдәме турында узган брифингта авыручылар саны акрынлап кимүен әйтте. Мәсәлән, 23 октябрьдән 29 октябрьгә кадәрге атнада 98 авыру пневмония, 198 ОРВИ белән табибларга мөрәҗәгать итсә, 30 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр бу сан 48 һәм 134кә төшкән.

           9 ноябрь мәгълүматлары буенча, ОРВИ белән 213, пневмония белән авыручы 187 райондашыбыз өй шартларында дәвалана.  82 авыру район, республика хастаханәләрендә пневмония белән көрәшә: 7 райондашыбыз республика клиник хастаханәсендә, 24-е Чаллыдагы инфекцион авырулар хастаханәсендә, 18-е Минзәләдәге, 33 район хастаханәсенең COVID-госпиталендә табиблар күзәтүендә. 
 

         Сырхауларга ихластан исәнлек һәм тизрәк терелеп аякка басуларын телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев