Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

#АФӘРИН_КОТЛЫЙБЫЗ: Аккүз ФАП фельдшеры Ләйсән Анамова "Ел медицина хезмәткәре" исеменә лаек булды

"Ак чәчәкләр-Ел табибы-2022" бәйгесенең "Елның медицина хезмәткәре” номинациясендә районыбызның Аккүз авыл җирлеге ФАП фельдшеры Ләйсән Анамова җиңү яулады. Ул әлеге номинациядәге призерлар арасында иң күп тавыш җыйган.

Җиңүчене Илһам Шакиров исемендәге "Казан-Экспо" үзәгендә Ак чәчәкләр-Ел табибы-2022" бәйгесенең  бүләкләү тантанасында игълан иттеләр.

          Ләйсән Анамованың һөнәри эшчәнлеге турында зур экранда күрсәтелгән видеосюжетта да сөйләделәр:

Ләйсән Анамова участогында халыкның табигый үсеше саклана, яңа туган балалар һәм бәбиләгән аналар үлеме дә юк. Халык ел саен 100 процент күләмдә диспансеризация, вакцина профилактикасы белән колачлана. Ләйсән Анамова – дүрт авыл өчен бердәнбер медицина хезмәткәре. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә ашыга.

         Хөрмәтле райондашыбыз Ләйсән Хәмдегали кызы! 

Реклама

Сезне зур уңышыгыз белән котлыйбыз. Халык сәламәтлеге сагындагы хезмәтегез мактауга лаек. Үзегезгә дә ныклы саулык, хәерле озын гомер, гаилә бәхете телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев