Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

“Ак чәчәкләр” бәйгесенең “Һөнәргә тугрылык” номинациясендә җиңүче Фәнзилә Сираеваны хезмәттәшләре аягүрә басып алкышлады

Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният сараенда узган медицина хезмәткәрләрен котлау тантанасында районкүләм "Ак чәчәкләр" бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде.

        Хастаханәнең баш табибы Айдар Хәев, "Безнең медицина хезмәткәрләре тәүлекнең 24 сәгатендә, елның 365 көнендә районыбыз халкының сәламәтлек сагында торалар"- дип, һәр ак халатлы шәфкать иясенә рәхмәт белдерде, үзенең җылы теләкләрен җиткерде. 


     Бәйрәмнең иң тәэсирле мизгеле “Һөнәргә тугрылык” номинациясе җиңүчесен игълан итү булды. Районкүләм “Ак чәчәкләр” бәйгесенең бу номинациясендә Татар Суыксуы үзәк хастаханәсе өлкән шәфкать туташы Фәнзилә Сираева җиңүче дип табылды. 44 еллык хезмәт стажына ия Фәнзилә апаны залдагы хезмәттәшләре, тантана кунаклары аягүрә басып алкышларга күмде. 
          Районкүләм “Ак чәчәкләр” бәйгесе 2008 елдан бирле баручы республикакүләм бәйгедән өлге алып 2021 елдан оештырыла башлады.

“Поликлиниканың иң яхшы урта медицина персоналы», «Диагностиканың иң яхшы урта медицина персоналы”, “Стационарның иң яхшы урта медицина персоналы”, “Иң яхшы машина йөртүче”, “Иң яхшы ашыгыч медицина персоналы”, “Иң яхшы табиб-белгеч”, “Стационарның иң яхшы табибы” номинацияләрендә үз һөнәренең осталарын “Роспотребнадзор”ның Чаллы шәһәре, Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Минзәлә районнары буенча баш табиб урынбасары Луиза Хафизова,  “БлагоДарение” ярдәм фонды җитәкчесе Фәрит Салихов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева, ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов, “Ташкын” хуҗалыгы җитәкчесе Рәүхәт Салихҗанов, Чаллы ашыгыч ярдәм хастаханәсе, Минзәлә район хастаханәсе җитәкчеләре хөрмәтләде.

Кунакларның барысы да медицина хезмәткәрләренә соңгы елларда илебез кичергән пандемия вакытында үз-үзләрен аямыйча куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев