Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Ак халатлар тапланмасын иде

Һәр елда июньнең өченче якшәмбесе медицина хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Быел да алар һөнәри бәйрәмнәрен хезмәт сафында каршыладылар. Чөнки тормышның язылмаган кануны шундый: авыру, бәла-каза сорап килми. Районда бер үзәк хастаханә, Пучы участок хастаханәсе, Байсар, Такталачык, Татар Суыксуы табиблык амбулаторияләре, 61 фельдшер- акушерлык пункты халыкка хезмәт күрсәтә. Аларда барысы...

Һәр елда июньнең өченче якшәмбесе медицина хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Быел да алар һөнәри бәйрәмнәрен хезмәт сафында каршыладылар. Чөнки тормышның язылмаган кануны шундый: авыру, бәла-каза сорап килми.
Районда бер үзәк хастаханә, Пучы участок хастаханәсе, Байсар, Такталачык, Татар Суыксуы табиблык амбулаторияләре, 61 фельдшер-
акушерлык пункты халыкка хезмәт күрсәтә. Аларда барысы 473 кеше хезмәт куя. Шуларның 45е - табиблар, 266сы - урта медицина персоналы, 80е - кече медицина хезмәткәре.
Соңгы елларда үзәк хастаханәдә кадрлар мәсьәләсе дә уңай хәл ителә башлады. Узган ел гына "Җирле доктор" федераль программасы кысаларында бер табиб-педиатр, табиб-уролог, ЛОР табибы, табиб-терапевт эшкә кайтып, һөнәри вазифаларына алынган. Аларны халык җылы кабул иткән. Чөнки уролог һәм ЛОР табибының булмавы авыруларга шактый гына кыенлыклар тудыра иде. Әлеге табиблар үзләре дә, район җире булуга карамастан, Актанышта яшь белгечләргә һөнәри белемнәрен реализацияләүгә яхшы шартлар тудырылган дип исәплиләр.
- Хезмәт юлымны бер ел элек Актанышта башладым. Биредә эшләү миңа ошый. Безнең кебек яшь белгечләргә эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган, - ди табиб-уролог Риназ Камалетдинов.
Юлия Ливатованың да фикере шундый. Бары тик, ЛОР табибы буларак, җиһазларның ныклап җитеп бетмәвен генә искәртеп үтте ул.
Бу урында хастаханәнең матди-техник базасының да елдан-ел ныгуын, авыруларга ярдәм итү өчен мөмкинлекләрнең арта баруын да язмый булмый. 9 миллион сумлык цифрлы яңа рентген аппараты урнаштырылуы хакында язган идек инде. Ул тулысынча авыруларга хезмәт күрсәтә. Бала тудыру бүлегенә яңа инкубатор алып куйганнар. Бу инде вакытыннан алда туган балаларның гомерләрен саклап калуда бик нык ярдәм итәчәк, ди табиблар. Шулай ук сулыш алу мөмкинлекләрен ачыклый торган спирометр да авыруларга ярдәм итү өчен алыштыргысыз аппарат булып тора.
- Без бу аппарат ярдәмендә бронхиаль астма, пневмония белән авыручыларны тикшерәбез. Сулыш алуга бәйле чирләр белән авыручы балаларны да карыйбыз, - ди функциональ-диагностика һәм ультратавыш диагностикасы табибы Регина Латыйпова.
Балалар консультациясе ягына ясалган ремонт та җирлек халкы өчен күптән кирәкле иде. Биредә бүлмәләр саны 5тән 12гә җиткерелгән. Әниләргә балаларын тукландыру өчен махсус бүлмә бирелгән. Якын киләчәктә биредә тагын бер яхшы яңалык көтелә. Бер бүлмәне балалар стоматологиясе өчен махсус үзгәртеп, җиһазларын урнаштырганнар.
- Бу бүлмәне июль аеннан эшләтә башларбыз дип торабыз. Районда бердәнбер балалар стоматологы бар. Хәзер аның килгәнен зур түземсезлек белән көтәбез. Биредә балаларның тешләрен дәвалаячаклар. Балалар өчен күптән кирәк иде бу, - ди баш табиб Айрат Бикмөхәммәтов.
Табибларга күренәм дип сәгатьләр буе чиратларда тору да хәзер артта калып бара. Күпләр табибка күренү өчен компьютер аша алдан язылып куя. Интернет аша өлгермәгәннәр өчен хастаханәнең үзендә инфомат куелган. Моңа тикле ул берәү генә, теркәлү бүлеге янында гына иде. Пациентларга уңайлыкларны арттыру йөзеннән аны балалар консультациясе ягына да куйганнар. Хәзер әниләргә кечкенә балаларын күтәреп, талон алырга чират торасы түгел. Педиатрлар саны да әкренләп арта.
- Райондагы балалар саны буенча 8 педиатр таләп ителә. Әлегә 6 педиатрыбыз бар. Көзгә тагын берәү кайтыр дип көтелә, - ди Айрат Фидаел улы.
Табиб-педиатр Айгөл Кәримованың Актанышта эшли башлавына бер ел булган. Табиблар гаиләсендә туып үскәнлектән, әти-әнисе юлын сайлавына үкенми ул.
- Балалар табибы - иң шәфкатьле һөнәрләрнең берсе. Балалар белән эшләүдән көч һәм энергия алам. 800 балага хезмәт күрсәтәм. Эшемне яратам, - ди табиб.
Агымдагы елда Иске Богады авылында ФАП төзелә башлаган. Пучы участок хастаханәсенә ремонт ясала. Терапия бүлегенең ике палатасын төзекләндергәннәр. "Теплосервис" ААҖ тудыру бүлегенә чыга торган коридорның түбәсен эшләп куйган.
Матди-техник база белән бергә, сәламәтлек саклау буенча күрсәткечләренең яхшыра баруы да сөендерә.
Агымдагы елның беренче кварталы буенча районда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан вафат булучылар, яшь балаларның үлеме кимегән. Йөрәк-кан тамырлары белән авыручыларга беренче ярдәм күрсәтүнең сыйфаты яхшырган. Болар артында тынгысыз хезмәт ята.
Айрат Бикмөхәммәтов барлык хезмәттәшләрен, медицина ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, изге теләкләрен ирештерде.
- Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Җиңел булмаган хезмәтебездә уңышлар, сабырлык, гаиләләрегезгә иминлек телим. Безнең янга савыгырга дип зур өметләр белән килгән авыруларга игътибарлы, илтифатлы булсагыз иде. Алар безнең яннан киләчәккә өмет белән кайтып китәрлек булсын. Савыгып киткән авырулар тарафыннан рәхмәт сүзләре генә ишетергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев