Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

“Ак үлем“нән сакланыйк

Татарстан Республикасында наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек идарәсе Татарстан җирлегендә наркотикның аеруча куркыныч төре - тәмәке катнашмасы "спайс" һәм синтетик "марка" ның үтеп керүен хәбәр итә. Соңгы айларда әлеге "спайс"лардан Россиядә 700дән артык кеше зыян күреп, аның 30ы үлем белән тәмамлануын бик күп матбугат чараларында язып чыкканнар иде. Әлеге афәтнең бу төре...

Татарстан Республикасында наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек идарәсе Татарстан җирлегендә наркотикның аеруча куркыныч төре - тәмәке катнашмасы "спайс" һәм синтетик "марка" ның үтеп керүен хәбәр итә. Соңгы айларда әлеге "спайс"лардан Россиядә 700дән артык кеше зыян күреп, аның 30ы үлем белән тәмамлануын бик күп матбугат чараларында язып чыкканнар иде.
Әлеге афәтнең бу төре ярый әле безнең республикада юк дип сөенергә дә өлгермәдек, ул үтеп тә керде. Күпме генә көрәш алып барылса да, наркобизнес үзенең эшчәнлеген туктатмый, киресенчә, җәелдерә генә. Сер түгел, наркотик таратучылар үз эшчәнлеген бай төбәкләрдә җайга салырга тырыша. Менә шуның өчен дә Татарстан аларны үзенә җәлеп итә. "Үлем сатучылар" үзләренең товарларын безнең районга да кертмәсләр дигән бернинди гарантия дә юк. Саклык чараларын алдан күреп, балаларыбызга, якыннарыбызга наркотикларның бик тә зыянлы, ахырының үлем белән генә тәмамлануын аңлатырга тиешбез. Район үзәк хастаханәсенең табиб-наркологы Ленар Минхуҗин белән сөйләшүебез дә шул нияттән.
- Күптән түгел миңа Казанда наркологлар көне уңаеннан үткәрелгән киңәшмәдә катнашырга туры килде. Анда республиканың барлык наркологлары бергә җыелып, наркобизнеска каршы ничек көрәшергә, аннан нинди юллар белән котылып була, дип баш ваттылар.
- Ленар Сәүбәнович, ул "спайс" дигәненә тукталыйк әле.
- "Спайс"лар 2004 елларда барлыкка килде. Аларны ул вакытта хәтта легаль рәвештә саттылар да. Бары тик 2009 елда гына сатуны тыйдылар. "Спайс" - төрле үлән катнашмасы инде ул. Көнчыгыш илләрдә үсүче төрле үләннәрдәге психоактив матдәләрдән катнашма ясыйлар да, безнең илгә озаталар. Ә мондагы наркобароннар аларны төрле капларга тутыра. Шунысы куркыныч, наркотик сатучылар башта аны бушка тарата. Ә бушка булган әйбергә кеше кызыга һәм ул аны татып карый. Бер авызыңа алдыңмы, бетте дигән сүз. Сентябрь аенда "спайс"лар белән күпләп агулану очраклары да нәкъ менә бушка өләшүдән килеп чыккан.
- "Спайс"лар башка төрле наркотиклардан аерыламы?
- Башка төрле наркотикларның наркоманнар телендә билгеле бер дозасы бар. Әгәр шуннан арттырса, кеше үләргә мөмкин. Алар моны яхшы аңлый. Ә "спайс"ларның дозасын билгеләп булмый. Яшүсмер аны күпме суырырга һәм күпме кулланырга икәнлеген белми, нәтиҗәдә, күңел күтәрелү белән генә чикләнеп калмый, бер-ике кулланудан хәле авырая, хәтта үләргә дә мөмкин. Әлеге матдәне кулланган яшүсмерләрнең нинди хәлгә килүен телевизорлардан еш күрсәтәләр. Алар нишләгәннәрен белмиләр. Хәтерләрен югалталар, үз-үзләрен кулда тота алмыйлар. Галлюцинацияләр белән яшиләр. Күзләренә юк әйберләр күренә, колагына төрле тавышлар ишетелә. Шуларның барлыгына чын күңелдән ышана һәм "шулар"кушканны эшли. Мондый халәттә яшүсмер теләсә-нинди җинаять эшләргә мөмкин. Аллага шөкер, әле минем безнең район җирлегендә тәмәке катнашмасы тарту очрагына туры килгәнем юк.
- Тәмәке тарту да кеше организмы өчен зыянлы бит.
- Сүз дә юк. Тәмәкенең 20 проценты гына тәмәке үсемлегеннән ясалган, калганы төрле химик матдәләрдән тора. Анда наркотик юктыр дип берәү дә кистереп әйтә алмый. Чөнки бер тәмәке тарткан кеше аны ташлый алмый дисәк тә дөрес булыр. Менә иртәгә ташлыйм, юк бер айдан дип үз-үзен алдаса да, тәмәке тартмый торса, ул нервлана башлый, кәефе төшә. Ә инде тәмәкене бер-ике суыруга йөзләре яктырып китә, кәефе күтәрелә. Наркотик кулланучылар да бер татып карагач, аның колына әверелә. Аннан башка тора алмый башлый.
- Безнең районда "ак үлем"не кулланучылар бармы?
- Ике наркотик кулланучы безнең район үзәк хастаханәсендә исәптә тора. Башка кулланучылар юк дип гарантия бирә алмыйбыз. Чөнки аларны исәпкә бастыру авырлашканнан-авырлаша. Наркотиклар куллану буенча мәктәпләрдә тест полоскалар ярдәмендә тикшерү үткәрәбез. Хастаханәгә үзләрен сәер тотучы яшүсмерләрне алып килештерәләр. Безгә китерелгән, наркотик куллануга шикле булганнарны да шушы полоскалар ярдәмендә тишереп карыйбыз. Арада бик нык көчсез наркотик бар кебек тоелган анализлар очрый. Ләкин аларны ачыклаучы аппарат Татарстанда берәү генә. Шунлыктан андыйлар читтә кала килә.
- Ленар Сәүбәнович, Сез мәктәпләргә очрашуларга йөрисез бит. Укучылар белән сөйләшүләр барышында нәрсәгә игътибар итәсез?
- Мин сөйләшүне укучылар белән ачыктан-ачык, тәмәке тартып, спиртлы эчемлек кабып караганыгыз бармы, дип сораудан башлыйм. Арада елмаючылар да бар. Күренеп тора, ул укучылар боларны татып караган, тик көлеп, юк диләр. Мин ышанган кыяфәт ясыйм һәм әлеге матдәләрнең алар организмы өчен зыянлы икәнлеген аңлатам. Бер татып карагач, бәйлелек барлыкка килүен, башка аннан котылып булмаслыгын төшендерергә тырышам. Шул беренче адымны ясаганчы ныклап уйларга, аны ясамаска кирәклегенә басым ясыйм. Әти-әниләргә дә балаларына шуны төшендерүләрен телим. Чөнки бер миллиграмм гына наркотик матдә дә балигъ булмаган бала организмына үлем куркынычы тудыра. Менә шуны һәркем исеннән чыгармаска тиеш.
- Наркотикларга каршы көрәшү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк дип саныйсыз?
- Наркотикларга гына түгел, идән астыннан спиртлы эчемлекләр сатуга каршы бөтен җәмәгатьчелек белән бергә көрәшергә кирәк. Җыелышларда гына сөйләүгә кайтып калмыйча, чынбарлыкта эшләргә иде. Күбрәк рейдларга чыгарга, аны сатучыларны тотып, җәзага тартырга кирәк дип саныйм. Чөнки тәкъдим итүче булганда кулланучы табылачак. Ничек тә бу афәтләрдән балаларыбызны саклыйк, дип кабатлап әйтәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев