Актаныш

Актаныш районында гриппкә каршы 2790 вакцина инде ясалган

Район үзәк хастаханәсендә ай башыннан гриппка каршы прививка ясый башлаганнар иде. Халык әлеге прививканы ясатырга киләме соң? Без хастаханәнең прививкалар ясый торган кабинетына кергәндә, баш табиб Айрат Бикмөхәммәтовның нәкъ прививка ясаткан мизгеленә туры килдек. - Прививканы инде 10 еллап рәттән ясатам һәм файдасын күрәм дә. Салкын тигереп, грипп белән авырганым...

Район үзәк хастаханәсендә ай башыннан гриппка каршы прививка ясый башлаганнар иде. Халык әлеге прививканы ясатырга киләме соң?
Без хастаханәнең прививкалар ясый торган кабинетына кергәндә, баш табиб Айрат Бикмөхәммәтовның нәкъ прививка ясаткан мизгеленә туры килдек.
- Прививканы инде 10 еллап рәттән ясатам һәм файдасын күрәм дә. Салкын тигереп, грипп белән авырганым юк, башкаларга да ясатырга киңәш итәм. Чөнки прививка ясаткан кеше грипп авыруын җиңелрәк үткәрә, һәм аннан катлауланулар да булмый диярлек, -ди баш табиб.
Быел районга гриппкә каршы 9100 вакцина кайтырга тиеш. Ул 22 августа кайта башлаган. Халыкка прививкаларны 1 сентябрьдән ясыйлар. 14 сентябрьгә зурларга 2940 доза вакцина кайткан. Шуның 2790ын ясаганнар инде. Балаларга 1050 доза вакцина кайткан. Хәзер шуны балалар бакчаларына барып, табиблар белән берлектә нәниләргә ясыйлар.
Әти-әниләргә мәктәпләрдә укучы, балалар бакчаларына йөрүче балаларыгызга гриппкә каршы прививалар ясатуга ризалыгыгызны биреп, гаризалар языгыз диясем килә. Бу вакциналарның бернинди дә зыяны юк. Киресенчә, кыш айларында көтеләчәк грипп эпидемиясе вакытында ярдәм генә итәчәк. Инде беренче салкыннар булу белән үк авыручылар арта башлады, -ди Айрат Бикмөхәммәтов.
Прививканы ясатып бары тик ике-өч атна үткәч кенә кешенең иммунитеты ныгый,чиргә каршы тору сәләте арта. Шуның өчен дә прививканы сентябрь, октябрь айларында ясыйлар. Ноябрьгә төгәллү бурычы куялар.
- Районга өч төрле вакцина кайтты. Туганнан алып, 6 яшькә тикле балаларга "Гриппол-плюс", 6 яшьтән 18 яшькә тиклеләргә "Ультрикс", зурларга "Совигрипп" вакцинасы ясыйбыз. Быел дуңгыз гриппы да киләчәк дип фаразлыйлар. Шуның өчен һәркем үз сәламәтлеген алдан кайгыртсын иде. Прививка ясый торган 23нче кабинетта сезне көтеп калабыз, -ди әлеге кабинетның шәфкать туташы Чулпан Сафиуллина.
Бирегә килгәч сезгә дә ясыйк дип, иҗат төркеме журналистларына да гриппкә каршы прививка ясап җибәрделәр. Кыш көне авыруларга бирешмәбез, Алла Боерса, дигән өмет белән кайттык без.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: