Актаныш

Актаныш үзәк хастаханәсендә чиратлар кимеми... Халык интернет аша табибка язылырга ашыкмый

Район үзәк хастаханәсендә табибларга күренү өчен алдан электрон юл белән язылып кую алымы быелның гыйнвар аеннан ныклап эшләп китәргә, бу хастаханәдәге чиратларны бетерергә, яисә киметергә тиеш иде. Ләкин, ни өчендер, чиратлар кимемәде. Ә электрон юл белән язылучылар, гомумән, бармы соң? Бу хакта белергә теләп, баш табиб Айрат Бикмөхәмәтовка мөрәҗәгать иттек....

Район үзәк хастаханәсендә табибларга күренү өчен алдан электрон юл белән язылып кую алымы быелның гыйнвар аеннан ныклап эшләп китәргә, бу хастаханәдәге чиратларны бетерергә, яисә киметергә тиеш иде. Ләкин, ни өчендер, чиратлар кимемәде. Ә электрон юл белән язылучылар, гомумән, бармы соң? Бу хакта белергә теләп, баш табиб Айрат Бикмөхәмәтовка мөрәҗәгать иттек.
- Чынлап та, табибка электрон юл белән, алдан язылуны ел башыннан ныклап кертербез дип өметләнгән идек. Тик, нишләптер, халык әлеге алымны кулланмый диярлек. Сүз дә юк, һәрбер яңалыкны кертер өчен күпмедер вакыт һәм халыкны шуңа гадәтләндерергә кирәк.
- Сез узган сөйләшүдә табибларга күренү өчен хастаханәнең теркәү бүлегендә һәм шунда торган инфомат аша да язылып, талон алып була дигән идегез. Ләкин күпләрдән, инфомат мәҗбүри иминиятләштерү полисларындагы мәгълүматны кабул итми дигән сүзләрне ишетергә, әлеге хәлгә үземә дә шаһит булырга туры килде. Хәл уңай якка үзгәрдеме?
- Мондый хәл яңа мәҗбүри иминиятләштерү полисларын алыштыру башлангач күзәтелде. Кеше яңа полис ала, тик ул аны, хастаханәгә килеп, үзенең гомум гамәли табибында теркәтми. Мәгълүмат теркәлмәгәч, инфомат аны күрә алмый. Мондый очрак булганда, теркәү бүлеге хезмәткәрләре пациентларга талон алырга булышырга тиеш.
- Хәзер күп кешенең өендә интернет эшли. Табибларга күренү өчен алдан интернет аша язылсаң, бәлки, күпкә җиңелрәктер?
- Минем нәкъ шушы фикерне халыкка җиткерәсем килә дә. Интернет аша язылу кешенең күп вакытын янга калдырырга ярдәм итә. Һәм хастаханәдә чиратларның кимүенә дә булышыр иде.
- Безнең халыкта шикләнеп карау гадәте көчле. Интернет аша гына язылсаң, табиб кабул итмәс дигән фикер яшидер...
- Әгәр кеше табибка интернет аша языла икән - мәгълүматны табиб күрә. Шулай булгач, табиб кабул итмәс дигән ялгыш фикер булырга тиеш түгел.
- Гадәттә хастаханәдә табибка күренү өчен талон алган кеше дә, талонсызы да шул ук чиратта тора. Сәгатен билгеләп, алдан язылган кешенең шул минутта табибка күренүгә гарантиясе бармы? Булмаса, нишләргә?
- Әйткәнемчә, бездә әле халык яңалыкны кабул итеп бетерә алмый. Шәһәр хастаханәләрендә алдан язылган пациентлар табибка шул вакытында күренә. Ә бездә авырулар бер-берсенә юл куймый. Моның өчен, табиб янында эшләүче шәфкать туташлары коридорга чыгып, шушы вакытка язылган, талон алган авыру бармы дип сорарга тиешләр. Талон белән алдан язылган авыру шул минутына гына килсә дә, башкаларга караганда табибка алдан күренәчәк. Ә язылмаганнарны, иртән үк килсәләр дә, табиб язылучылар беткәч кенә кабул итсә, алар үзләре үк алдан язылырга кирәклеген аңлаячаклар.
- Ә табибка күренү өчен алдан язылып куеп, ул көнне табиб булмаса...
- Ул көнне табиб авылларга чыгып киткән булса, аның урынына башка табиб караячак.
- Әле бит өлкән буын вәкилләре бар. Алар табибка күренү өчен алдан язылырга кирәклекне һич кенә дә кабул итә алмый. Өстәвенә, аларның кайчан авырыйсын берәү дә белми.
- Сүз дә юк. Без хастаханәгә ярдәм сорап килгән бер генә авыруны да кире бормыйбыз. Авылларда яшәүче өлкән яшьтәгеләр шәфкать туташларының ярдәме белән телефон аша алдан языла алалар. Иртәме, соңмы - талон системасы барыбер ныклап керәчәк. Заман шуны таләп итә.
Мөмкинлектән файдаланып, Актанышның үзендә яшәүчеләргә, табибларга күренү өчен кичке якта килсәгез иде дип мөрәҗәгать итәм. Әлбәттә, анализларны иртәнге якта гына алабыз. Ә табибка икенче тапкыр күренергә кичке якта килсәләр, чиратлар кимер иде.
Хастаханәдә программист булып эшләүче Руслан Закиров интернет аша табибларга алдан язылу тәртибе белән таныштырды.
- Моның өчен "Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре" порталында шәхси кабинет ачарга кирәк. Шуның аша кереп, башта сәламәтлек саклау хезмәтен табарга, аннан табибка язылырга дигән урынын табып, кирәкле графага үзегезнең исем-фамилиягезне, мәҗбүри иминиятләштерү полисының номерларын кертеп, сакларга кирәк. Бу мәгълүматларны бер тапкыр керткәч, табибка күренергә тагын язылганда, кабат кертәсе булмый. Шуннан табиб-белгеч дигән тамгага баскач, табибларның исемлеге чыга. Үзегезгә кирәкле табибны табып, тамгага басарга кирәк. Анда көн, сәгатьләр күренә. Үзегезгә уңайлы вакытны табып языласыз. Кирәк икән - талонны принтер аша чыгарып та алып була. Интернет аша табибларга ике атна алдан язылырга мөмкин.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: