Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Актанышлыларга грипптан ничек сакланырга?

Соңгы вакытларда Россиядә дуңгыз гриппы эпидемиясе хакында күп сөйлиләр. Дуңгыз гриппы - кешеләр һәм хайваннар авыруының шартлы исеме, аны грипп вирусының штаммы китереп чыгара. Ул исем массакүләм чараларда 2009 елдан киң кулланыла. Күпләп авыру очраклары теркәлгән вакытта дуңгыз гриппының штаммнары С серотип төркеменә һәм А тибына кергән төркем (А/H1N1, А/H1N2,...

Соңгы вакытларда Россиядә дуңгыз гриппы эпидемиясе хакында күп сөйлиләр. Дуңгыз гриппы - кешеләр һәм хайваннар авыруының шартлы исеме, аны грипп вирусының штаммы китереп чыгара. Ул исем массакүләм чараларда 2009 елдан киң кулланыла. Күпләп авыру очраклары теркәлгән вакытта дуңгыз гриппының штаммнары С серотип төркеменә һәм А тибына кергән төркем (А/H1N1, А/H1N2, А/H3N1, А/H3N2 һәм А/H2N3) арасында ачыкланды. Бу штаммнар "дуңгыз гриппы вирусы" исеме белән йөртелә дә инде. Дуңгыз гриппы - АКШ илләрендә, Мексика , Канада , Көньяк Европа, Кения илләрендә йорт дуңгызлары арасында киң таралган авыру. Кытай, Тайвань, Япониядә, Азия илләрендә кешеләр, кошлар арасында теркәлә, ул аларда мутация нәтиҗәсендә барлыкка килә.
Медицина хезмәткәрләре фикеренчә, Рәсәйдә дуңгыз гриппы эпидемиясен игълан итәргә мөмкиннәр. Чөнки авыру бик күп регионнарда теркәлә башлады. Үлем очраклары Волгоград, Мәскәү шәһәрләрендә теркәлде. Якутиядә, Адыгейда, Ярославль шәһәрләрендә карантин игълан ителде. Татарстанда гына да 1 февральгә 26 очрак ачыкланды. Алар барысы да сезонлы гриппка каршы прививка ясатмаган кешеләр. Болардан 8 очрак - Казан шәһәрендә, 11е - Чаллыда, 3се - Питрәч, 3се Мөслим районында. Безнең районда 2016 ел башыннан 1 февральгә район үзәк хастаханәсенә ОРВИ авыруы белән 149 кеше мөрәҗәгать иткән. 21 кешедә пневмония авыруы ачыкланган. Шунысы куандыра: әлегә грипп авыруы диагнозы бер кешегә дә куелмаган. Ләкин сакланганны гына саклармын дигән Ходай Тәгалә дә. Кешеләргә дуңгыз гриппы ни дәрәҗәдә куркыныч тудыра?
Шулар хакында тулырак аңлатуын үтенеп, Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Чаллы шәһәре буенча идарәсенең Актаныш районындагы территориаль бүлеге баш табибы урынбасары
Луиза Хафизовага мөрәҗәгать иттек.
- Авыру хайваннардан кешеләргә йогарга мөмкинме?
- Авыруның хайваннардан кешеләргә йогу очрагы бик аз теркәлә, термик яктан дөрес эшкәртелгән дуңгыз ите чыганак була алмый. Хайваннан кешегә йоккан очракта авыру китереп чыгармаска да бик ихтимал, ул кеше канында антитәнчекләр булуын гына күрсәтергә мөмкин. Хайваннан кешегә вирус йоккан вакытта ул авыру хайваннардан кешегә йогучы йогышлы чир - дуңгыз гриппы буларак теркәлә. Дуңгыз карауда эшләүче кешеләр әлеге авыруны йоктыру буенча куркыныч төркемгә керәләр.
- Дуңгыз гриппының кешедән кешегә йогу ихтималы ни дәрәҗәдә?
- Кешеләр арасында авыру китереп чыгаручы кайбер штаммнар кешедән кешегә йогу үзлегенә ия. Дуңгыз гриппы кешедә сезонлы грипп һәм өске сулыш юлларының вируслы инфекциясе (ОРВИ) билгеләре белән башлана. Дуңгыз гриппы вирусы кешегә грипп белән авырган, яки грипп вирусы йөртүче белән тыгыз элемтәдә (авыру кеше кулланган әйберләр, юылмаган куллар аша) булган очракта, зарарланган һава аша йога.
2009 елда дуңгыз гриппы H1N1 төркеменә кергән вирус белән булды. Әмма ул вирус дуңгызлар арасында ачыкланмаган. Бу штаммнар кешедән кешегә йогалар да инде.
Табиб киңәше
Район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар табибәсе Кадрия Трегуловадан авыруның башлану билгеләре хакында сораштык.
- Авыру сезонлы грипп авыруы тибында башлана. Вирусның йогуы, тын юлларының лайлалы тышчасында аның үрчүе белән башлана. Шулай ук трахея һәм бронх күзәнәкләренең зарарлануы һәм зарарланган күзәнәкләрнең кубуы күзәтелә.
Патологик процесс 10-14 көнгә кадәр сузыла, һәм бу вакыт эчендә вирус бүленеп чыга башлый, эчке органнарда беренче чиратта йөрәк-кан тамырлары, нерв системасының зарарлануы күзәтелә.
Бу вакыт аралыгында авыру кешенең кан тамырлары зарарлана, аларның үткәрүчәнлеге арта һәм микроциркуляциясе үзгәрә: борыннан кан китү, тән тиресендә, лайлалы тышчада геморрагик тимгелләр барлыкка килүе, эчке органнарга кан савуы күзәтелергә мөмкин. Бигрәк тә үпкәдә патологик үзгәрешләр башлана: үпкә тышчасына су җыела (отек) , альвеолаларга кан саварга мөмкин. Грипптан өзлегү нәтиҗәсендә пневмония барлыкка килә, сулыш җитмәүгә китерергә бик ихтимал.
Беренче билгеләр беленү белән өйдә калырга һәм табиб чакыртырга кирәк! Фәкать белгеч кенә дөрес диагноз куя һәм кирәкле дәвалау курсын билгели ала. Үзлегеңнән дәвалану белән шөгыльләнмәскә киңәш ителә. Югары патогенлы грипп куркыныч катлауланулар китереп чыгарырга ихтимал икәнен бер генә кеше дә онытырга тиеш түгел.
- Дуңгыз гриппыннан саклану чаралары бармы?
- Гриппны, шул исәптән югары патогенлы дуңгыз гриппын кисәтүдә төп урынны сезонлы гриппка каршы ясалган прививкалар алып тора. Прививкалар авыру йоктыру куркынычын күпкә киметә. Ләкин инде хәзерге вакытта прививкалар ясату быелгы грипптан саклый алмый. Чөнки прививкалар октябрь, ноябрь айларында һәм грипп эпидемиясе башланганчы кимендә 15 көн алдан ясала.
Гриппны кисәтүдә түбәндәге гади генә кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәк: халык күп җыелган урыннарда мөмкин кадәр булмаска киңәш ителә, аеруча йөкле хатыннарга, хроник авырулар белән авыручыларга, балаларга. Маска кулланырга да онытмаска һәм аны киеп йөрүдән кыенсынмаска кирәк, бу бигрәк тә халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә кагыла.
Тиешле термик эшкәртү үткәннән соң вирус үлә.
Авыру билгеләре булган кешеләр белән якыннан аралашудан тыелыгыз. Кулларыгызны еш һәм сабынлап, бигрәк тә урамда, жәмәгать транспортында, кибетләрдә булганнан соң, юарга кирәк. Профилактик чара буларак, табиб киңәш иткән дозаларда вируска каршы препаратлар куллану зарур. Иммунитетны ныгытырдай ризыклар ашагыз.
Боларны белү мөһим!
ОРВИ вакытында тән температурасы әкренләп күтәрелә, йөткертә, томау төшә.
Сезонлы грипп чорында чир кинәт башлана, тән температурасы кисәк күтәрелә, томау төшми, хәлсезлек сизелә. Буыннар авырта. Дәваланмаганда 7-8 көннән пневмония булырга мөмкин.
Дуңгыз гриппы булганда, тән температурасы кисәк күтәрелә, 40 градуска җитә. Тын кысыла башлый, икенче көнгә инде кешене ясалма сулыш алдыру аппаратларына тоташтырырга туры килә. Икенче, өченче көнгә үк пневмония була. Үпкәнең ике ягы да берьюлы ялкынсына. Дуңгыз гриппы шуның белән куркыныч: әлеге авырудан үлү очраклары күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев