Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Актанышта 3 котыру авыруы теркәлгән

Ел дәвамында районыбызда хайваннар арасында 3 котыру авыруы теркәлгән: Актаныш үзәгендә һәм Уразайда-песи, Татар Ямалыда котырган төлке тотканнар. Инфекциянең һаман да таралу куркынычы бар, чөнки хуҗасыз этләр, чыгарып җибәрелгән йорт хайваннарының кешеләрне тешләү очраклары теркәлеп тора. Кайбер авылларда көпә-көндез төлке йөри. Халык тәмам аптырашта. "Чакырылмаган кунак" авылга афәт алып килергә...

Ел дәвамында районыбызда хайваннар арасында 3 котыру авыруы теркәлгән: Актаныш үзәгендә һәм Уразайда-песи, Татар Ямалыда котырган төлке тотканнар. Инфекциянең һаман да таралу куркынычы бар, чөнки хуҗасыз этләр, чыгарып җибәрелгән йорт хайваннарының кешеләрне тешләү очраклары теркәлеп тора.
Кайбер авылларда көпә-көндез төлке йөри. Халык тәмам аптырашта. "Чакырылмаган кунак" авылга афәт алып килергә ихтимал. Нәтиҗәдә эт-песиләр, хуҗалыкта булган терлекләр генә түгел, кешеләргә дә котыру авыруы эләктерү куркынычы яный. Ә бу чир үлем белән тәмамлана.
Прививка кирәк
Бүгенге көндә Актаныш районы буенча хуҗалыкларда барлыгы 33 мең 199 баш мөгезле эре терлек, 1206 баш ат, шәхси хуҗалыкларда 5839 баш мөгезле эре терлек, 160 баш ат, 1116 баш мөгезле вак терлек, 2563 эт һәм 499 песи вакцинация үткән. Әлеге эш дәвам итә. Вакытында вакцинация ясатылган хайваннарда котыру авыруы килеп чыгу куркынычы 95-99 процентка кадәр кими. Эт-песиләрен котыру чиреннән саклау өчен, хуҗаларына ел саен ветеринар табибка күрсәтү мөһим. Йорт хайваны булсалар да, алар йортта, ихатада гына тормыйлар, ә урамда кыргый авыру хайваннар белән контактка керү ихтималы зур. Котыруның беренче билгеләре күренмәгән, ләкин кешегә яки йорт хайваннарына ташланган этләр, песиләр, кыргый җәнлекләр тиз арада махсус бригадага хәбәр итеп
ауланырга һәм 10 көн дәвамында ветеринар табиблар күзәтүендә булырга тиеш.
Эт тешләсә, берни булмый
Күпләр шулай дип уйлый. Ләкин белгечләр моның ахыры аяныч булырга ихтимал, дип искәртә. Табиблар котыру авыруына каршы дөньяда бернинди дә дәвалау чарасы булмавын искәртә. Бары вакытында ясалган вакцина гына аның азуына каршы тора, кеше гомерен саклап кала икән. Кешеләргә барлык прививкалар да бушлай эшләнә. Бу вакытта тешләгән эт-мәчеләр белгечләр күзәтүе астына алына. Аларда котыру авыруы
ачыкланмаса, кешеләргә вакцина ясау туктатыла. Зыян салган җәнлек качкан булса, 6 вакцина үткәрелә. Эт, песи, төлке кебек хайваннар тешләсә, тырнаса, тирегә селәгәйләре тиеп китсә, тән ярасын сабын белән яхшылап юарга, йодлы катнашма белән яраны чистартырга һәм тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип киңәш бирә белгечләр.
Төп профилактик чара - таныш булмаган яисә үзен сәеррәк тотучы йорт хайваннарына якын килмәү. Балаларны эт, песиләр белән контактка керүдән кисәтергә кирәк.
Нәрсә соң ул котыру авыруы?
Зарарланган хайван тешләгәннән соң килеп чыгучы каты йогышлы авыру нерв системасын бик нык зарарлый һәм ул, кагыйдә буларак, үлем очрагы белән тәмамлана. Инфекциянең төп чыганагы булып этләр, төлке, бүреләр тора. Шулай ук, чир терлекләрдән дә, күсе, керпе һ.б кыргый хайваннардан да күчәргә мөмкин. Котыру авыруының иң күп теркәлү вакыты җәй-көз айларына туры килә. Бу этләрнең читкә чыгып, кыргый хайваннар белән контактта булуы нәтиҗәсендә килеп чыга. Кыргый хайваннар арасында котыру авыруына каршы эш аучылар көче белән алып барылырга тиеш. Шулай ук, эт, песиләрне махсус исәпкә куеп, профилактик иммунизация ясату, хуҗасыз хайваннарны аулау мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев