Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Актанышта табиб-уролог эшли башлады

Урология авырулары белән авыручылар саны җирлектә артканнан-артса да, район үзәк хастаханәсендә моңа кадәр уролог юк иде. Күптән түгел биредә табиб-уролог эшли башлады. Риназ Камалтдинов белән очрашып, шушы өлкә буенча әңгәмә кордык. - Риназ Әнәсович, сез биредә күптән түгел генә эшли башладыгыз, район халкын үзегез белән таныштырып үтсәгез иде. - Мин...

Урология авырулары белән авыручылар саны җирлектә артканнан-артса да, район үзәк хастаханәсендә моңа кадәр уролог юк иде. Күптән түгел биредә табиб-уролог эшли башлады. Риназ Камалтдинов белән очрашып, шушы өлкә буенча әңгәмә кордык.
- Риназ Әнәсович, сез биредә күптән түгел генә эшли башладыгыз, район халкын үзегез белән таныштырып үтсәгез иде.
- Мин 2013 елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамладым. Һәм шунда ук ординатурада урология белгечлегенә укыдым. Хезмәт юлымны биредә башладым, уңышлы булыр дип ышанам.
- Инде урология өлкәсенә күчик.
- Урология медицинаның бәвел юллары системасы авырулары белән шөгыльләнүче бер тармагы ул.
- Табиб-урологка нинди авырулар белән ешрак мөрәҗәгать итәләр?
- Беренчесе, ялкынсыну чирләре - простатит, цистит, бөер авырулары - пиелонефрит, бөердә таш барлыкка килү; икенче урынга мин җенси бәйләнеш вакытында эләккән инфекцияләр нәтиҗәсендә азган чирләрне куяр идем.
- Сез әле Актанышта яңа гына эшли башладыгыз. Табиб-уролог барлыгын беләләрме, килүчеләр бармы?
- Әле белеп бетермиләр. Гомум гамәли табибларына күренергә килгәч, уролог ярдәме кирәк булган пациентларны бирегә җибәрәләр. Әкренләп халык белә башлар, бирегә килеп үзенә тиешле ярдәмне алыр дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев