Актаныш үзәк хастаханәсенә Татарстанда эшләнгән «Соллерс» ашыгыч ярдәм машинасы тапшырдылар
Бүген Казанда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе уза. Анда Актаныш район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев та катнаша. Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов коллегия алдыннан медицина учреждениеләре җитәкчеләренә яңа ашыгыч ярдәм автомобильләре ачкычларын тапшырды.
Татарстан районнарындагы хастаханәләргә тантаналы төстә 50 яңа машина бирелде, алар заманча реанимация җайланмалары белән җиһазландырылган һәм бүгеннән республика халкына хезмәт итә башлый.
Ашыгыч ярдәм машиналары Татарстанда "Соллерс" компаниясе тарафыннан җитештерелгән. Әлеге кирәкле техникага Актаныш районы үзәк хастаханәсе дә ия булды.
Баш табиб Айдар Хәев барлык табиблар исеменнән республика җитәкчелегенә сәламәтлек саклау өлкәсенә күрсәтелгән зур күләмдәге ярдәмнәр өчен олы рәхмәтен белдереп чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев