Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Актаныш район үзәк хастаханәсенә бүген ике яңа автомобиль тапшырдылар

Бүген Ирек мәйданында, ТР Министрлар Кабинеты янында, Татарстан премьер-министры Алексей Песошин район үзәк хастаханәләренә авыл халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен 70 яңа автомобиль ачкычлары тапшырды. Машиналар «2021-2025 елларга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел звеносын модернизацияләү программасы» кысаларында бирелде.

«Бүген без 42 район хастаханәсенә 70 яңа "Лада Ларгус" автомобиле тапшырабыз. Бу автомобильләр авыруларга өйдә хезмәт күрсәтү, хастаханәләргә илтү, дарулар китерү өчен файдаланылачак», - диде Алексей Песошин. 

Актаныш районы үзәк хастаханәсенә район хастаханәсенә ике “Лада Ларгус” автомобиле тапшырылды. Ул пациентларны медицина оешмаларына, медицина хезмәткәрләренә пациентларның яшәү урынына китерү, шулай ук тикшеренү өчен биологик материаллар йөртү өчен файдаланылачак. 
2021 елда район хастаханәсен 9 мобиль автомашина белән тәэмин итү бурычы куелган иде. 18 июньдә һәм 19 июльдә өчәр, 4 августта ике автомобиль бирелде. Ел ахырына кадәр тагын берәү кайтачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев