Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Актаныш район үзәк хастаханәсенә компьютер томографиясе аппараты урнаштырыла

Россия Федарациясе хөкүмәтенең Милли проектлар программасы башкаладан бик ерак урнашкан авылларда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшыртырга сәләтле булып чыкты. Мәсәлән, бүген программа кысаларында Актаныш районы хастаханәсенә эре шәһәрләрдә генә була торган томография аппараты урнаштырыла.

2018 елда "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты кысаларында Актаныш үзәк район хастаханәсенә 26 млн. сумлык капиталь ремонт ясалган иде.

  2021 елда икенче чираттагы капиталь төзекләндерү үткәрелде.   Төзүчеләр компьютер томографиясе аппаратын урнаштыруны да кертеп 60 млн сумлык төзекләндерү эшен башкарды. 

    Мондый үтә заманча җиһазландырылган сәламәтлек саклау оешмасында медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты сизелерлек артыр дигән ышанычта калабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев