Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Табиблар аягүрә алкышлады: Валерий Усманов- “Һөнәргә тугрылык” номинациясе җиңүчесе (фотолар)

Быелгы Медицина хезмәткәрләре көне аеруча истәлекле булып тарихта кала. Беренче тапкыр районда “Ак чәчәкләр” бәйгесе оештырылды. Номинация җиңүчеләре дөньякүләм “Оскар”, “Ника” кебек киноактерлар бәйгеләрендәгечә конвертны ачкач кына билгеле булды. Ләйсән ГАЗИЗОВА

2019 елда чираттагы һөнәри бәйрәмдә район башлыгы Энгель Фәттахов ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы үткәрә торган “Ак чәчәкләр” бәйгесен районда да уздырырга тәкъдим итә. 2020 пандемия елында бәйрәмнәр үткәрелмәде, инде быел авыру тынычлангач, хастаханә җитәкчелеге конкурсны оештырып җибәрә. “Ак чәчәкләр”  бик урынлы, бик кирәкле, халыкчан бәйге булып чыкты, Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараендагы тантанада катнашкан һәркемдә хуплау тапты. Энгель Фәттахов “Һөнәргә тугрылык” номинациясе конвертын ачып Валерий Усманов исемен атауга, зал алкышларга күмелде, хирургия бүлеге табиб-хирургы Валерий Асылгәрәй улын статуэтка һәм диплом белән бүләкләнгәнен залдагылар аягүрә басып котлады. Чын табиблар гына мондый ихлас хөрмәтләүгә лаек. Башка номинантлар да үз һөнәренең осталары. “Иң яхшы урта медицина хезмәткәре” номинациясендә прививка ясау бүлмәсе шәфкать туташы Расиха Хөснуллинаны,  “Стационарның иң яхшы урта медицина хезмәткәре”- терапия бүлеге палата шәфкать туташы Зилбәр Зариповага, “Иң яхшы ашыгыч медицина хезмәткәре”- ашыгыч медицина хезмәте фельдшеры Филара Хабетдинова, “Иң яхшы машина йөртүче”номинациясендә җиңүче Пучы участок хастаханәсе машина йөртүчесе Флүр Сафин, “Иң яхшы табиб-педиатр” - Ләйсәнә Харисова, “Иң яхшы табиб-белгеч”- табиб-эндокринолог Эльза Закирова, “Стационарның иң яхшы табибы” номинациясендә акушер-гинеколог Рөстәм Закирҗанов җиңүче булды. Номинация җиңүчеләрен баш табиб Айдар Хәев, ветераннар оешмасы җитәкчесе Динә Латыйпова, “Теплосервис” ҖЧҖ җитәкчесе Дилфат Нәгыймов, Яшь буынга һәм социаль инициативаларга ярдәм күрсәтү хәйрия фонды президенты Фәрит Салихов, Роспотребнадзорның Актаныш районындагы баш табиб урынбасары Луиза Хафизова, башкарма кормитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева игълан итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев