Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Актанышлылар район хастаханәсендә ремонт эшләренең төгәлләнүен көтә

Актаныш авылындагы поликлиника бинасының икенче катында капиталь төзекләндерү тәмамлану алдында.

Объектның ачылуга әзерлеген кичә Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов һәм Актаныш район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев бәяләделәр. 

Поликлиника- сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасына кертелгән объектларның берсе. Финанслау күләме-35 миллион сумнан артык.  Медучреждениегә 28 845 кеше беркетелгән, көн саен бирег уртача 450 кеше килә. Тәүлек буе эшли торган 125 койка һәм 36 көнлек стационар өлеше бар. Бина ярты гасырга якын элек - 1974 елда төзелгән.

Төзекләндерү вакытында хастаханәнең инженер-техник коммуникацияләре алыштырылды, җылыту, су белән тәэмин итү, вентиляция системалары яңартылды, эчке төзекләндерү эшләре тәмамланды. Терапия, хирургия, йогышлы авырулар бүлеге, хатын-кызлар һәм балалар консультацияләре тулысынча ремонтланды. 

Медицина ярдәмен барысы 57 кеше: 7 гомуми практика табибы, 6 тар белгечлек табибы, 3 участок терапевты һәм урта медицина персоналы күрсәтә. 

Ремонт  «Татарстан стандарты- Дустанә хастаханә" проекты кысаларында тормышка ашырыла. Диагностика процедуралары (маммография, ЭКГ, ФЭГДС, УЗИ, рентген, лаборатор анализлар) узу өчен уңайлы шартлар тудырыла.

Җәй ахырында Актаныш район үзәк хастаханәсендә, беренче катта, рентген компьютер томографиясе ачылды. Элек актанышлыларның күпчелеге якындагы рентген компьютер томографына 140 км ераклыкта урнашкан Чаллы шәһәренә йөрде.  Бу диагностика өчен зур уңайсызлыклар тудыра иде. Җиһазлар сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы акчасына сатып алынган.

Быел Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча 27 объектка капиталь ремонт ясалды: 20 поликлиника, 2 участок хастаханәсе, 5 табиб амбулаториясе яңартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев