Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Актанышта бүген, 30 сентябрьдә бер кешедә COVID-19 авыруы расланган

Татарстанда 30 сентябрьгә Covid-19 йоктыруның 27 060 очрагы теркәлгән.

 

Татарстанда коронавирус йоктыручыларның тагын 61 очрагы теркәлгән, авыру барысына да контактлы юл белән йоккан.

ТРның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 20 кеше хастаханәгә салынган, 41 кеше өендә дәвалана.

Казанда — 27, Чаллыда — 14, Лаеш һәм Тукай районында 4 очрак, Түбән Камада — 3, Әгерҗе һәм Алабугада — 2, Актаныш, Зәй, Лениногорск, Менделеевск, Чистай районнарында вирус йоктыруның берәр очрагы теркәлгән.

Татарстанда 30 сентябрьгә Covid-19 йоктыручыларның барлыгы 27 060 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан барлыгы 23 246 кеше сәламәтләнгән, шуларның 55е — үткән тәүлектә.

Барлыгы 1 083 377 Татарстанлы вакцинация узган (үсеш — 1 653), шуларның 953 96е вакцинаның икенче дозасын да алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев