Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Актанышлыларга грипптан саклану өчен 10330 доза вакцина кайтты

Көннәр суытып, һава торышы үзгәрә башлауга салкын тию авырулары баш калкыта, грипп вирусы аяктан ега. Бүген авыруларга тарымас өчен район үзәк хастаханәсендә вакцина алу мөмкинлеге зур. Район үзәк хастаханәсендә бүген грипп авыруыннан 10330 доза «Совигрипп» вакцинасы кайтты. 2700 дозада «Совигрипп» вакцинасы балалаларга инде куела башлады. Гриппка каршы вакцинаны хастаханәдә дә ясатырга мөмкин. Моның өчен участок табибларыннан юллама алып поликлиниканың прививка ясау бүлмәсенә- 2.13 кабинетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

                    Район үзәк хастаханәсенең инфекцион авырулар дәвалау табибы Кадрия Трегулова райондашларны грипп авыруына бирешмәү, авырган очракта тизрәк терелеп аякка басу буенча киңәшләрен бирде. 

        Грипп- тын юллары аша тарала торган йогышлы авыру. Иммунитет какшагач, аз гына вирусларга да бирешергә торабыз. Грипп авыруы тимәсен өчен нишләргә соң? Аны профилактикалау, дәвалау ысуллары нинди? 

           Чир чыганагы булып авыру кеше үзе тора. Ул ютәлләгәндә, төчкергәндә, хәтта сөйләшкәндә һавага бик күп вирус бүленеп чыга. Вирус һава һәм сырхау кеше кулланган әйберләр аша сәламәт кешегә бик җиңел күчә. Өске тын юлларындагы лайлалы тышчаның күзәнәкләренә утырып аларны җәрәхәтли. Вирус организмга эләккәч, агулы матдә бүленеп чыгып, вирусларның яртысы үлә. Шул вакытта алар кеше организмын да агуларга өлгерә. 

           Берничә сәгатьтән алып 3 көнгә кадәр авыру билгеләре беленми. Авыру кинәт бизгәк тоткандагы кебек туңдырып, калтыратып башлана. Тән температурасы бик нык күтәрелә. Гомуми хәлсезлек сизелә. Баш, буыннар, бөтен гәүдә авырта башлый. Кайчакта күңел болгана, костыра. Күзләр кызара, яшь агуы ихтимал, колаклар шаулый. Өченче көннәрдә инде томау төшә, ютәлләтә, тавыш карлыга, кайчак тамак төбе ачыта, борыннан кан китүе дә ихтимал. Грипп җиңелчә дә үтәргә мөмкин. Томау, коры ютәл була, азрак баш авырта, хәлсезлек сизелә, тән температурасы күтәрелә. Авыру табибка вакытында мөрәҗәгать итмәсә, аякта йөреп торса, өзлегү ихтималы зур. Нәтиҗәдә, тын юллары, үпкәләр ялкынсына. 

                  Йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләрнең чирләре көчәеп китүчән. Колак һәм тамак шешәргә, шулай ук сирәк кенә баш мие ялкынсынырга мөмкин. Авыру җылы урында гына ятып торса, табиб кушканны төгәл үтәсә, 3-5 көннән тән температурасы төшә, баш авыртуы бетә. Ләкин хәлсезлек, тирләү, тагын берничә көн дәвам итә. Кеше, гадәттә, 6-7 көндә савыга. Грипп вакытында авыруларны өйдә карау оештырыла. Грипп билгеләре беленү белән бигрәк тә тән температурасы югары булганда, "Ашыгыч ярдәм" яки урындагы медицина хезмәткәрләрен чакырырга кирәк. Авыру кешенең эшкә, аеруча балаларның савыгып беткәнче, ясле бакчага йөрүе катгый тыела. 

                 Гриппка каршы иң яхшы профилактик чараларның беренчесе булып вакытында ясатылган вакцина тора.

                 Җәмәгать урыннарында хастаханәләрдә, сату урыннарында, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә грипп чорында авыз-борынны каплап, махсус битлек кияргә кирәк. 

                 Эш һәм яшәү урыннарының санитария-гигиена торышын яхшырту, тиешенчә җылылык белән тәэмин итү, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, бүлмәләрне ешрак җилләтү, витаминлы ризыклар  ашау, организмның иммун системасын ныгыта торган төрле үләннәр, җиләк-җимешләр куллану да гриппка каршы чараларның берсе булып тора. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек сагында Ләйсән ГАЗИЗОВА, “Актаныш-информ” Актаныш районы үзәк хастаханәсе Табиб-инфекционист Кадрия Трегулова