Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Актанышта бүген беренче тапкыр борын куышлыгы аша коронавирустан прививка ясадылар (фото һәм видео)

Актаныш үзәк хастаханәсе поликлиникасының 2.13 кабинетын белмәүчеләр сирәктер. Менә өченче ел инде биредә COVID-19 авыруыннан прививка ясала.

                 Коронавирустан барлык вакциналар да моңарчы тәнгә шприц ярдәмендә кертелде. Бу атнадан Татарстанда борын куышлыгы аша прививка алу мөмкинлеге тудырылды. Безнең поликлиникада да әлеге төр вакцинация өчен препаратлар, медицина кирәк-яраклары җитәрлек күләмдә кайткан.

Шприцтагы энә урынына махсус җайланма кертеп утыртыла, аның аша сыеклык борын эченә тамызыла. Вакцинация өч атнадан соң янә кабатлана. 

           Прививка кабинеты шәфкать туташы Расиха Хөснуллина шприц белән ясала торган вакцинаны бик күп райондашларыбызының алуын, ә борын куышлыгына тамызылган прививканы әле белеп бетермәүләрен әйтте. 

- Вакцина шул ук, безнең өчен яхшы таныш "Гам-Ковид-Вак" препараты.  "Гам-Ковид-Вак" иң нәтиҗәлесе, чит илләргә чыкканда да шушы вакцина булуы мәҗбүри иде. Хәзер без аны борын куышлыгы аша да прививка итеп ясыйбыз,- диде Расиха Хөснуллина. 

               

               Көзге чорда гадәттәгечә грипп авыруыннан да "Ультрикс" прививкасы ясала башлады. Аны коронавируска каршы вакцина белән бергә дә алырга мөмкин.

Поликлиника күпьеллар сыналган, дүрт валентлы 780 доза "Ультрикс" белән тәэмин ителгән. 

500 дозасын инде актанышлылар кадаткан. Прививка алучыларның күпчелеге өлкән яшьтәгеләр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев