Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

АРАКЫ ДА, КАЛЬЯН ДА БЕРТИГЕЗ АГУ

Бүген спирлы эчемлекләр – иң популяр, сатучылар өчен төшемле продуктларның берсе. Кибет киштәләрендә шешәләрнең ниндиләре генә юк! Аларның һәрберсенең составында этиль спирты бар. Ә ул исә – иң зарарлы, нерв системасын боза, эчке органнарга зур зыян сала торган агу. Аны еш куллана торган кешеләр бу чир миңа кагылмаячак диләр, аклану өчен төрле сәбәпләр дә табалар. Аракы кешене акрынлап чоңгылга сөйри, кеше инде үзенең авырый башлавын сизми дә кала, дөресрәге, танырга теләми. Район үзәк хастаханаәсенең наркологы Иршат Зәкиев белән бүгенге әңгәмәбез дә аракының зыяны, сәламәт яшәү рәвеше хакында.

– Спиртлы эчемлекләрне куллану иң беренче нерв системасына, баш миенә тискәре йогынты ясый. Спирт баш миендәге май тукымаларын эретә. Юләрләндермәсә дә, тыныч түгел, агрессив кешегә әйләндерә. Кеше йоклый алмый, аппетиты бетә. Эшендә дә эшли алмый, куалар, гаиләсендә тынычлык югала, хатыннары ташлап китә, я үзен куып чыгаралар. Балалар белән мөнәсәбәте бозыла. Аннан эчкән кешеләрнең күпчелеге бавырларын “югалтып” киләләр. Моны бавырның алкогольле авыруы дип әйтәбез. Бавырның эшчәнлеген нормальләштермәсәң, кешенең башы эшләми башлый һәм бөергә суга. Бөернең тиешенчә эшләмәү очраклары күбәйде.


– Спиртлы эчемлекләрне наркотиклар белән дә чагыштырырга буладыр...
– Аны иң куркыныч наркотик дип әйтер идем. Героин, кокаин, марихуанадан да зыянлырак ул. Бу, беренче чиратта, аның күп кулланылуы белән бәйле. Алкоголь башка барлык наркотик матдәләрдән популяррак. Рәсәйдәге иң эре 7 спирт заводын яптылар. Хәзер Дагестанда, Байкалда эшләнгән химик спиртны су белән болгатып, матур шешәләргә тутыралар да, сатуга чыгаралар. Ә аның организмга нинди зыян китергәнен уйлап та карамыйлар. Шуннан халык кырыла. 


– Организмда бәйлелек барлыкка килә...
– Әлбәттә, бер бәйлелек барлыкка килгәч, кеше эчә дә эчә. Себердән акча эшләп кайталар да, атналар, айлар буе туктый алмыйча эчәләр. Аннан авыр хәлдә приемный пакойга керәләр, хәтта реанимациягә салу очракларына кадәр булды. 


– Күпме генә көрәшүләргә карамастан, алкоголизм арта, диләр. Бу чыннан да шулаймы? 
– Алкоголизм – спиртлы эчемлекләрне чамасыз куллануга китерә торган психик авыру. Хроник алкоголизм белән авыручылар бездә исәптә торалар. Андыйлар районда 164 кеше. Алар үзләренең дозасын беләләр. Аз-азлап кына эчәләр, туктыйлар. Ә инде атналар, айлар буе туктый алмый эчүчеләрне көнкүреш эчүчелек диләр. Чамасын белмичә спиртлы эчемлек кулланучылар районда җитәрлек. Әмма, алкоголизм артмый, киресенчә, бик нык кимеде. Элек 350шәр кешене алкоголизм авыруы белән исәпкә куйсак, хәзер, әйткәнемчә, 164 кешегә калды. Спиртлы эчемлекләрне кулланучылар да азайды. Эчкән хәлдә руль артына утырып, ЮХИДИ хезмәткәрләренә беренче тапкыр эләгүчеләргә – 30, икенче тапкыр эләгүчеләргә 60 мең сум күләмендә штраф сала башлагач, шоферлар айныды. Ләкин, эчүче хатын-кызларның проценты арта башлады.


– Монысы инде аеруча куркыныч...
– Сүз дә юк. 45-60 яшьләр арасында эчүчелек белән шөгыльләнүче хатын-кызлар күбәйде. Хәтта хастаханәгә дә эләгәләр. Эчкән килеш руль артына утырып, ЮХИДИ хезмәткәрләренә эләгәләр. Бер мәлне шундый 8 хатын-кыз тоткарланды. 


Ир-атларга караганда, хатын-кызны эчкечелектән арындыру авыррак диләр, чыннан да, шулаймы?
– Дөрестән дә, бу шулай. Чөнки хатын-кызлар хислерәк. Алар хастаханәләргә дә күбрәк эләгә. Чөнки спиртлы эчемлекләр психикаларын боза. Районда социаль яктан куркыныч 13 гаилә исәптә тора. Аларның күпчелегенең балалары приютларга җибәрелгән. Шушы гаиләләрдәге хатын-кызларның берничәсе үз теләге белән дәваланып, балаларын кире кайтарды. Кайберләрен инде әңгәмәләр үткәрү өчен дә китереп булмый. Алар беркемне тыңламый. 


– Эчкечелектән дәвалану, организмның сәламәтлеген кире кайтару өчен күпме вакыт кирәк дип исәплисез?
– Иң мөһиме – теләк. Кеше аракының тормышын җимерүен аңларга тиеш. Әгәр кеше үзе теләп килә икән, хәтта бер тапкыр үткәрелгән әңгәмәдән дә, эчүен ташлаучылар бар. Ә кешене мәҗбүр итәләр икән, ул барыбер аны ташламаячак. Иң элек, кешегә нидер аңлата башлаганчы, башта организмындагы спиртны чыгарып бетерергә кирәк. Шунсыз аның баш мие бүтән мәгълүматны кабул итми. Аннан соң гына психикасына тәэсир итәргә мөмкин. Без инде спиртлы эчемлекләрнең организмга начар тәэсире хакында мисаллар ярдәмендә сөйлибез. Наркодиспансерларга, реабилитация үзәкләренә җибәрәбез. Болар барысы да бушлай. Дәвалансыннар гына. 


– Исереккә дөнья тубыктан, диләр. Алар үзләрен беркайчан да без – алкаш димиләр.
– Нәкъ шулай. Кешенең эчкечегә әйләнә башлавын, иң элек гаиләсе, якыннары сизә. Нәкъ менә шулар ул кешене безнең янга килергә күндерергә тырышырга тиеш. Райондагы бер психиатр-нарколог кына кешегә диагноз куя алмый дип исәпләүчеләр дә бар. Ләкин бу алай түгел. Без кешеләрне наркодиспансерларга җибәрәбез. Аннан безгә алкоголизм синдромы бар дигән нәтиҗәләр кайта. Шулар нигезендә әңгәмәләр үткәреп, ул кешеләрне исәпкә куябыз. 


– Яшьләр арасында кальян тарту модага әйләнде. Организмга зыяны юк аның, диләр. Чыннан да, шулаймы соң?
– Ничек кенә бар әле! Ул кальянны кем кайдан алып килә, аңа нәрсә салганнар, берәү дә төгәл генә белми бит. Шул кальянны тартып, анализларында наркотик матдә табылып, ике яшь кешене исәпкә бастырдык. Ә наркотик матдә кулланучылар машина йөртү хокукыннан гомерлеккә мәхрүм ителәләр. Яшьләргә исә машина кирәк. Шулай булгач мизгеллек рәхәтлек хисабына машина йөртү хокукыннан һәм сәламәтлегегездән колак какмагыз диясем килә. Спиртлы эчемлекләр урынына 
соклар эчегез. Шул вакытта йокыгыз да тәмле булыр. Сәламәтлегегезгә дә зыян килмәс. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев