Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

“Атлый алмаганда шуышып булса да йөри идем”

Күзләре шатлыктан елмаеп, көлеп торган, киләчәккә хыял-өметләр белән яшәүче кыз кечкенәдән табибә булырга хыяллана. Ул еллардан соң 36 ел вакыт үткән. Бүген Энҗе ханым белән Актаныш хастаханәсендә аерым бүлмәдә сөйләшеп утырабыз. Чәчләре ясалган, зәвык белән салынган косметика аның хатын-кыз мөлаемлелеген тагын да күркәмләндерә. Киемнәре дә бик килешле. Тавышы чишмә челтерәве...

Күзләре шатлыктан елмаеп, көлеп торган, киләчәккә хыял-өметләр белән яшәүче кыз кечкенәдән табибә булырга хыяллана. Ул еллардан соң 36 ел вакыт үткән. Бүген Энҗе ханым белән Актаныш хастаханәсендә аерым бүлмәдә сөйләшеп утырабыз. Чәчләре ясалган, зәвык белән салынган косметика аның хатын-кыз мөлаемлелеген тагын да күркәмләндерә. Киемнәре дә бик килешле. Тавышы чишмә челтерәве кебек йомшак та, сихәтле дә. Сез яңа гына эшлекле очрашудан кайтып төшкән кебек, дим. Ә ул елмая... Табибә була алмаган Энҗе Наил кызы, әмма дә ләкин:"Син үзең профессор инде хәзер",- дип яратып, хөрмәт белән эндәшәләр аңа.
"Сикереп төштем, ә аяклар юк?!."
Табанлыкүл авылыннан Чуракай мәктәбенә йөреп укый Энҗе. 10 чакрым байтак ара. Җәяү дә йөриләр, трактор арбасында барган чаклары да була. Уен-көлке, балачак шуклыклары белән сизелми дә ул. Интернатта торалар. Дүшәмбе киләләр, шимбә кайтып китәләр. Чираттагы уку елы да гадәттәгечә башлана. Көзге матур көннәр сизелми дә үтә. Шулай чираттагы дүшәмбедә дә әбиләр чуагыдай кояшлы көн була. Ә шимбә көнгә шатырдатып туңдыра, кар ява. Кызның аягында резин итек. Җәяү кайтырга чыгалар. Юлда баручы, алдында арбалы бәләкәй тракторга утыралар. Күпме бала сыя ала, шулчаклы төяләләр. Аяк селкетергә дә мөмкинлек булмый. "Авылга кайтып җиткәч, трактордан сикереп төштем, ә аяклар юк, сизмим дә, тоймыйм да, шакырдап туңганнар. Авыл уртасында туктап төшкән җирдән авыл башына кадәр кайттым, аякларым берни сизмәде. Мамыкка басып йөргән кебек. Әти дә, әни дә эштә, өйдә әбекәй одеколон белән ышкыды. Икенче көнгә температурам күтәрелеп, бөтен тәнемне чуан басып чирләп тә алдым. Башка ул-бу сизелмәде. Әкренләп, кул-аякларым арый башлады", - дип,ул вакыттагы кичергәннәрен искә ала Энҗе апа.
Астыртын һәм мәкерле чир...
Язмыш, сиңа һич тә үпкәләмим,
Җәлләп-нитеп мине тормадың.
Япь-яшь чакта, әллә чыныксын дип,
Ташкын белән мине чорнадың.
Йөзеп чыкса ярга, яшәр, дидең,
Чыгалмаса, үзенә үпкәләр.
Йөзеп чыктым ярга, аңсыз аудым,
Әй, яшисе килде шулкадәр...
Әлеге юлларны Энҗе апа интернет челтәрдәге шәхси битенә урнаштырган. Аның язмыш кичерешләренә аваздаш. Түзә алмаслык мизгелләр аша үтелгән, ә хәзер искә төшергәндә дә авырлыгыннан йөрәк сыкрап китә... Кабат балачак хатирәләрен сөйләп китә ул...
Әкренләп, куллары алҗый башлый кызның. Иншалар язганда җитешә алмый. Хастаханәгә баргач, бар да тәртиптә, бала-чага укыйсы килмәсә дә алдаша ул, дип борып кайтаралар. Табиб, чирен юк, дигәч, әллә миңа чынлап та тоела гына микән дип уйлый кыз. Укуын дәвам итә, ләкин, акрынлап, аяклары да хәлсезләнә башлый. Әтисенең Уфадагы туганнары андагы табиблар белән сөйләшәләр. Ул вакытта Татарстаннан Башкортстан хастаханәләренә кереп яту бик четерекле мәсьәлә була. Анысын да хәл итеп, дәваланырга яткыралар. Кызганыч, анда да диагноз куя алмыйлар. Ел дәвамында бер ай дәвалана, бер ай укый ул. Хәле юк, арый, аяктагы буыннары урыннарыннан күчә башлый. Аптырап, авыру тарихын Мәскәү табибларына җибәрәләр. Аннан, бу авыруны дәвалый алмыйбыз дигән җавап килә. Соңгы тапкыр Уфага дәваланырга әтисе Наил абый илтә баргач, техника җае туры килми, кайтканда Бакалыдан җәяү кайта. Мин кушкан көнгә кайтып җитмәдең, эшкә бармадың, дип, колхоз бригадиры эшсез калдыра. Әти-әнисе хәлне аңлатып, Энҗегә хат яза. Кыз дәвалау курсын тәмамлаганнан соң, туганнары билет алып автобуска утырталар, Бакалыда әтисе каршы алырга тиеш була. Кыз кайтып төшә, беркем юк. Апрель аеның язгы ташу аккан иң пычрак вакыты. Илеккә кайтучы йөк машинасына утыра. Кайтып җитәләр. Кичке эңгер-меңгер, Чуракайга кадәр 10 чакрым. Авыл буйлап барганда бер апа туктата."Кызым, кичкә каршы берүзең кая барасың? Әйдә, бездә кунарсың да иртән кайтырсың?" - дип, үзендә кундырып чыгара. Иртәгәсен язгы пычракны ерып, 10 чакрым җәяү кайта. Чуракайга интернатка керә. Хәле юк. Тән температурасын үлчәп карыйлар - 39,5. Кызларының кайтуын ишеткәч, өйдәгеләр шакката. Суккан телеграммасын алмаганнар. Тикшертеп карагач, телеграмма Актанышка да, Чуракайга да килгән. Почта җитәкчесе җыелышта булып, өстәлгә генә куйганнар да, икенче көнне ташлаганнар. Өйгә кайткач, 40 градус температура белән бер атна урын өстендә ята, хәле дә начарланып китә. Казан хастаханәләренә дә күп тапкырлар баралар. Илизаров аппаратын уйлап табучы табибка да хат язалар. Бу авыруны дәвалау белән шөгыльләнмибез дигән җавап килә. Тора-бара табиблар, чирнең башлангыч өлеше кулдан ычкынган, сеңерләргә, нервларга салкын тигән, соңга калгансыз, диләр.
-Дәвалап булмый, беркайчан да аягына баса алмаячак, әкренләп сөйләшми дә башлаячак, дип, 18 яшемдә миңа гомерлек постель юрап куйдылар. Язмышыма риза булып, бетәм, дисәм, яткан да булыр идем. Торып басып атлый алмаганда шуышып булса да йөри идем. Әби-чәби юлына да күп йөреп карадым. Анда да файда табылмады. Аяк кәкрәйде, кәкрәйде дә берара туктап калды. 36 ел гомер шулай үтеп китте, - дип, һәр хәрәкәте мең төрле газаплар аша булган вакыт араларын гади генә сурәтләп куйды Энҗе апа.
Сөйләшкәндә бер ара тын гына тора да, елмаеп, барысын да үткәреп җибәрә. Тагын елмаеп сөйләп китә. Сүз арты сүз ялгана, үз башыннан үткән авырлыкларны искә алганда да үзеннән бөркелүче җылылыгы белән күңел түренә үтеп керә ул.
Инде тәмам беттем дигәндә...
2012 елны аркасы авырта башлый Энҗе апаның. Бик нык борчыла. Аякларым кәкерәйгән кебек аркам да кәкерәер микән дип курка. Бүсергә охшаган, томография үт, диләр. Чаллыга барып тикшеренү үткәч, умыртка сөягендә алты бүсер барлыгы ачыклана. Бераз вакыт үткәч, абыйсының хатыны шалтырата, бер табиб таптык, дип. Казан республика клиник хастаханәсенә ут йотып бара Энҗе апа. Профессор аның аркасын карый да, зыянлы түгел, ди. Аяк очына килеп чүгәләп утыра. "Аякларыңны нәрсә эшләтәбез?" - дип сорый. "Берәр нәрсә эшләтеп буламы соң? - дип, өметләнергә дә куркып кына эндәшә Энҗе Кадырова.
-Соң, балакаем, моңа әллә кайчан операция ясарга кирәк булган бит инде, -ди шунда табиб-ортопед һәм травматолог Якуб Ибраһимов.
Нинди документлар, нинди анализлар кирәк булуын язып бирә.
Актанышка кайтып, бар кирәкле кәгазьләр әзер булгач, табибка шалтырата ул 1 октябрь көнне. Чәршәмбе көнне Алексеевск район хастаханәсенә килерсең, пәнҗешәмбе операция ясыйм, дигән җавап ишетә. Беренче операциядә Якуб Хәмзә улы аякның чыккан сөякләрен кисеп, сеңерләрне озынайта. Җөйләр төзәлгәч, илизаров аппараты куя. Эх, 10 ел элегрәк күргән булсам икән мин сине, авыртынуларың бераз җиңелрәк булыр иде, ди профессор, пациентының тырышлыгына, көчле ихтыярына сокланып.
-Бер ел эчендә җиде операция ясады. 17 тапкыр барганбыз. 2013 елның октябрендә әкрен генә аякка баса башладым. Башта коляскада йөрдем. Аннан култык таягы белән хәрәкәтләндем. Соңрак сыңар таякка калдым. Хәзер таяксыз да йөри алам, - ди, Энҗе апа сабый баладай сөенеп.
-Курыкмадыгызмы? - дип сорыйм.
-Операция, дигәч, берни уйламый киттем дә бардым. Катлаулы буламы, озак буламы - анысы да кызыксындырмады. Яшәү рәвешемнән тәмам туйган булганмындыр инде. Моннан да хуже булмас әле дип уйладым. Якуб Хәмзинович бит 100 процент ышанып, мин сине аякка бастырам, диде. Ул шикләнсә дә курыккан булыр идем. 36 ел эчендә бер сәгате бер елга торган вакытлар булды инде. Хәзер онытылды. Табиблар көлә иде, бәби караган кебек аякларын карап утыра, дип. Мина операция ясаган көнне сеңлемнең кызы туды. Амелия, кайсыбыз алдан тәпи йөри башларбыз икән, дип әйтә идем. Ул да бер яшьтә йөреп китте. Мин дә бер елда аякка бастым. Бергәләп җитәкләшеп йөрдек урам буйлап. Бүген дә менә сөенә-сөенә кибеткә чыгып кердем. Магазиннарга да кергәнем юк иде бит. Үз башына төшмәгән кеше анламый, аякка басып йөрүнең нинди зур бәхет икәнен. Хәзер менә бөтен әйберне күрәсе, беләсе килә. Күршеләргә дә керәм, кунакка да йөрим. Элек дөнья белән аралашу интернет, телефон аша иде. Китаплар бик күп укыдым. Операциядән соң абыйлар ноутбук алып килеп бирделәр. Ярый ул булды инде. Дөнья белән элемтә шуның аша барды, - ди, шушы көннәрдә үзәк хастаханәдә сәламәтлеген ныгыткан Энҗе апа.
Җәй буе галоштан, кышын киез итектән йөргәч, ул:"Аякка бассам, 10 пар аяк киеме алыр идем", - ди. Аягына баскач, төрлесеннән ала аяк киемнәрен. Соңгы операциядән соң аны озатырга Алексеевск районына Казаннан махсус килә профессор. Тәки аягыңа бастың бит, дип кочаклашып елашалар.
-Кешеләр дә, язмышлар да бер-берсенә охшамаган. Физик кимчелекле дә, рухи яктан сынган кешеләр дә бар. Үзегез кичергәннәрдән чыгып нәрсә әйтер идегез?
-Һәрвакыт көчле кешеләргә сокланам. Дусларым арасында коляскада утырган көе дә тулы канлы тормыш белән яшәүче көчле ихтыярлылар бар. Язмыш сынауларын үтеп, үз-үзем булып калуыма, бар дөньяга ачулы кабәхәт кешегә әйләнмәвемә сөенәм. Авыртуымны наркотиклар да басмаган вакытлар бар иде. Ыңгырашмаска тырышып яттым. Бөтенесе дә операциядән соң, йоклап китсәләр, уяна күрмәсеннән дип. Уколлардан соң 10-15 минут ял итеп ала идем. Өйгә кайткач, аяктагы тимер аппаратларның болтларын энем борды. Шул рәвешле сөяк турайтабыз. Сөякне каерып борсыннар әле! Энем күпме борсаң да бор, миңа гына әйтмә дип, күрмәс өчен юрган астына кереп кача идем. Һәрчак янәшәмдә туганнарым, дусларым булды. Әтием Наил, әнием Рәзинә, энем Нәзир, сеңлем Дилә гаиләләре минем өчен ут йотып, борчылып яшәделәр. Хәзер дә әти-әнием, энем, аның тормыш иптәше Илсөяр белән яшибез. Бер вакытта да авыр сүз әйтмәделәр. Минем дәвалануларым 36 ел бөтен гаилә бюджетын йотып барды. Бер вакытта да авыр сүз әйтмәделәр. Актаныш, Алексеевск хастаханәсе табибларына, шәфкать туташларына бик рәхмәтлемен. Минем өчен Фәнис Яруллинның "Җилкәннәр җилдә сынала" әсәреннән түбәндәге юллар тормыш маягы булды. "...Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса, үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа-күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиргә төш. Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә -орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек".
"Һәр кешегә ярдәм итәргә тырышам"
Энҗе апа һәрвакыт кешеләр арасында. Дуслары, туганнары, аларның балалары якын итеп аның янына ашыгалар. Чиккән, бисердан ясаган, бәйләгән кул эшләрен истәлеккә бүләк итәргә ярата ул. Күңеленең җылысын туплаган бит алар. Аш-су остасы да. Авыл башында гына өйләре, чыгып китеп, урманнарда, яланнарда уйланып йөри. Хәзер инде яңа тормышына өйрәнә. Хәрәкәт тә күп анда, яшәү тизлеге дә арта. Киләчәктә машина йөртергә дә теләге бар. Бер кайчан да, вакытым юк, дип каршы төшми һәр җиргә машина белән йөртүче энесенә рәхмәтен белдергәндә күзләре яшьләнә. Әти-әни 76 яшьтә, бер кайгыбыз да калмады, картайган көнебездә булса да аякка басканыңны күрдек, диләр. Аның көчле рухы, һәрчак ярдәмгә ашыгуы дуслары фикерләрендә дә ачык чагыла.
Зәнфирә Мөхәммәтова, хастаханәдә дәвалау физкультурасы инструкторы:
-Энҗе миндә операциядән соңгы чорда дәвалану курслары алды. Аннан соң, икебез дә Чуракай мәктәбен тәмамладык. Әнием Кәрамова Нәҗирә интернатта эшли иде. Энҗенең үткәне өчен борчылып, хәзер аягына басуына сөендек. Бик тырыш, үҗәт, оптимист кеше ул. Энергиясе көчле. Дәвалау алганда тирләп-пешеп чыга, сиздерми. Операция ясаучы хирург-ортопедлар белән беррәттән, аякка басуы аның үзенең тырышлыгы нәтиҗәсе. Дәваланганда да бөтен кеше белән аралаша, хәленә керә, ярдәм итә. Күнегүләрне бик төгәл эшли. Булдыклы, искитмәле шәхес. Бөтенебез сөенәбез аның өчен.
Гүзәлия Салихова, укытучы:
-Аның белән дәваланганда, аның сөйләгәннәрен тыңлап, роман укыган кебек булдым. Йоклый алмаганда, ял иткәндә сөйли кичергәннәрен. Бөтен кешене кайгырта, ярдәм итә. Үз башымнан үтте, аңлыйм барысын да, ди. Телефоны тынып тормый, туганнарыннан күбрәк дуслары шалтырата. Алар республиканың төрле районнарыннан. Күптән күрмәгән дуслары хәлен белергә килгәч, шаккатып, чудо-чудо, диләр. Ихтыяр көче сокландыра. Үзен шулкадәр рухи яктан баеткан. Югары белемле кешеләр белән беррәттән фикер йөртә. Җиденчедән соң укый алмаган дип һич уйламыйсың. Район үзәгендә яшәсә, эшкә кереп эшләр мөмкинлеге дә бар аның. Эшкә уңган. Үземә дә аннан аш-су рецептлары язып алдым.
...Энҗе апа белән аралашуыбыз дәвам итә. Андый кешеләрне тормышта очрату үзе зур бәхет, алар белән яшәү мәгънәле. Ярдәм дә итәләр, терәк тә булалар. Дәвалау курсын тәмамлап, туган авылына кайтып китте яңарак. Укулар башланганчы энесенең дә, сеңлесенең дә балалары белән аралашып, серләшеп каласы бар. "Аларның бишесе дә минем балалар кебек инде. Кочагымда үстеләр бит," - ди ул. Әти-әниемә дә, башкаларга да сәламәтлек телим. Гомерләре булып, сөенеп яшәү насыйп булсын. Һәр кешегә ярдәм итәргә тырышам. Үзем дә игелекле кешеләр ярдәме белән аякка бастым. Ә менә башкаларга авырлык тудыручы, битараф кешеләргә нәрсә әйтергә дә белмим. Сүзем юк бу очракта... - ди.
Алексеевск, Актаныш районнары хастаханәсендә, республиканың тернәкләндерү үзәкләрендә табиблар, дуслары белән төшкән фоторәсемнәрен җибәрде ул. Һәр кайсының исем-фамилияләрен атап рәхмәт әйткән. Араларыннан газета өчен әти-әнисе белән төшкән фотосурәтен сайладым. "Әти-әни белән 36 елдан соң беренче тапкыр үз аякларыма басып йөргән сабантуйда ))..."- дип язган ул фото астына. Сүзләр артык, күңел тула...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев