Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Әтнә районы терлекләрендә бруцеллез авыруы табылган-Сак булыгыз, безгә дә килеп җитәргә мөмкин!

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов республикабызның Әтнә районында терлекләрдә бруцеллез авыруы табылуы хакында хәбәр итте. Саклану чаралары күрелмәгәндә авыру бездә дә килеп чыгарга мөмкин.

Бруцеллез авыруы Әтнә районының Тукай хуҗалыгындагы терлекләрдә табылган. Хәзерге вакытта хуҗалыкның 5 мең баш малын юк итү оештырылган. Авыру билгеләре табылмаса да, маллар урында ук чалына, ә бруцеллез авырулылары яндырыла.  

-Бруцеллез — һава, ризык аша терлектән терлеккә, терлектән кешеләргә, кешедән терлеккә күчә торган йогышлы чир. Кешеләр авыру малның сөте, итен ашап та зарарлана. Теләсә кайдан, документлары булмаган урыннардан ит-сөт сатып алмагыз. Хуҗалыклар, шәхси ихата тотучылар тана, бозау, сыер малы сатып алганда шулай ук малларның сәламәтлеге турында белешмәне карагыз, -ди Фиргать Абдрахманов,- Әтнә районында бруцеллез авыруы килеп чыкканнан соң бу район халкы очсыз бәядән малларын сата башлаган. Мондый очраклардан файда күрәм дип үзегезнең, якыннарыгызның сәламәтлеген куркыныч астына куймагыз. 

Бруцеллез авыруы кешеләрдә дә, малларда да аборт китереп чыгара. 

Бруцеллез бактерияләре иттә ярты елга кадәр саклана, туңдырганда да юкка чыкмый. Авыруга тарымас өчен түбәндәгеләрне төгәл үтәргә кирәк:

  • Читтән кергән машина белән терлек сатучылардан мал алмаска;
  • Ит, сөт ризыкларын 100 градустан да ким булмаган температурада пешереп яки кайнатып кулланырга;
  •  Азык-төлекне билгеләнгән урыннардан (базарлар, кибетләр, мини маркетлар һ.б.) сатып алырга;
  • Шәхси затлардан алынган сөтне кайнатмыйча кулланмаска;
  •  Итне зур булмаган кисәкләр белән, кимендә бер сәгать пешерергә кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев