Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Авыру балалар арасында киң тарала- игътибарлы булыгыз!

Бүген районда кискен респиратор вируслы инфекция һәм пневмония белән авыручылар саны арта.

             15 гыйнвардан 21 гыйнварга кадәр 22 кеше хастаханәгә мөрәҗәгать итсә, 22 гыйнвардан 28 гыйнварга кадәр 54 райондашыбыз табиблардан ярдәм сораган. Балалар арасында авыручылар күбәю урынлы борчу уята.
            Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев әйтүенә караганда, кискен респиратор вируслы инфекция диагнозы куелган 109 бала өйдә, 2 бала Чаллыдагы инфекцион авырулар хастаханәсендә, 2 бала Актаныш хастаханәсендә дәвалана. Үпкә ялкынсыну белән авыручы 3 бала өйдә, 2 бала Чаллыдагы инфекцион авырулар хастаханәсендә савыктыру терапиясе уза. 

       Коронавирус белән беррәттән "омикрон" штаммы да тиз тарала. Әлеге штаммны бүгенгә районда ачыклау мөмкин түгел.  "Омикрон"ның үзенчәлеге- башка вирусларга караганда 4 тапкыр тизрәк тарала, симптомнары гриппныкына ошаган. Температура 38 градуска кадәр күтәрелә, буыннар сызлый, тамак төбе авырта. Өске сулыш юлларын зарарлый, башка кешегә бик тиз күчә. 

             Инфекциядән саклануның беренче ысулы, әлбәттә, вакцинация, икенчесе- гадәти гигиена шартларын төгәл үтәү: кулларны сабынлап юуу, борын һәм тамак төбен юып, чайкатып тору. 

             Айдар Хәев авыруның беренче билгеләрен сизүгә табибаларга мөрәҗәгать итәргә кушты. Үз белдегең белән дәвалану авыруның хәлен катлауландыра гына.

           

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев