Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Авыздан тимер тәме килгән очраклар була

Ни өчен алай икән?

                                              Бу күренешне, гадәттә, организмдагы тимер күләменең чамадан тыш артып китүе белән аңлаталар. Тик авыздан тимер тәме килү организмдагы башка үзгәрешләр турында да кисәтергә мөмкин, ди белгечләр.

*Бу күренеш йөклелек чорында күзәтелә. Хатын-кыз үзенең әни булачагын белмичә дә йөрергә мөмкин. Тик авыздан көн саен тимер тәме килә башласа, шикләнергә җирлек бар. Табиблар моны йөкле чакта гормоннарда күзәтелгән үзгәрешләргә бәйләп аңлата. Йөклелекнең икенче өч айлыгына авыздагы тимер тәме юкка чыга, ди алар.

*Авыздагы тимер тәме гингивит, пародонтит кебек авыз куышлыгы авырулары турында да кисәтергә мөмкин. Бу – аларның башлангыч билгесе.

Реклама

*Салкын тигәндә, борында полип, синусит булганда, колак авыртканда да авыздан тимер тәме килә ала. Сулыш юллары авырулары вакытында авыз куышлыгына, телгә эләккән лайла еш кына әнә шундый тәм бирә.

*Авыздан тимер тәме килүнең тагын бер сәбәбе организмда цинк күләме артып китүдән яки җитмәүдән гыйбрәт. Бу минерал җитмәгәндә, күзәнәкләр акрынрак яңара. Шул сәбәпле авыздагы тәмнәр дә үзгәрә. Организмдагы цинк күләме артып киткәндә, күңел болгана, авыздан тимер тәме килә башлый.

*Бөер, бавыр дөрес эшләмәгәндә, организмда билгеле бер матдәләр туплана. Төкереккә эләксә, алар шулай ук тимер тәме бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш районы Сәламәтлек Бу файдалы Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Фәһемле тема Актаныш хәбәрләре