Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Айдар Хәев: Үзәк хастаханәнең иң зур байлыгы- аның кадрлары

Бүген Россиядә медицина хезмәткәрләре көне. Әлеге бәйрәм 1980 елдан башлап СССР Югары Советы карары белән һәр елны июнь аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Актаныш районы сәламәтлек саклау өлкәсендә 402 кеше хезмәт куя. Район үзәк хастаханәсендә һәм участок хастаханәләрендә 45 табиб, 127 фельдшер һәм шәфкать туташы, 12 санитарка авыл халкының саулыгы сагында тора. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев коллективын медицина хезмәткәрләре көне белән котлады  һәм кайбер нәтиҗәләрне саннарда күрсәтте: 
 

 - Үзәк хастаханә коллективы елның 365 көнендә, тәүлекнең 24 сәгате дәверендә халыкның иң кадерле әйбере- сәламәтлеге сагында тора. Намуслы һәм фидакарь хезмәтләре өчен барлык табибларга, фельдшерларга, шәфкать туташларына, техник персоналга, барлык хезмәткәрләргә рәхмәт белдерәм. 
       Район хастаханәсендә ел саен 5 мең райондашыбыз стационар дәвалану уза. Ашыгыч ярдәм хезмәте 9600 кешегә ярдәм күрсәткән. 8000 ир-ат һәм хатын-кыз диспансер тикшерүе үткән. 10 мең кеше рентген тикшерүе узган. УЗИда 8500 карау теркәлгән , лабораториядә 30 меңнән артык кан анализы тикшерелгән, 20 меңнән артык кардиограмма яздырылган. 2021 елда хастаханәгә Татартан хөкүмәте ярдәме белән компьютер томографы урнаштырылды. Миллионлаган суммадагы аппаратура коронавирус пандемиясе чорында безгә тиз һәм төгәл диагноз куярга нык ярдәм итте. Бүгенгә 2 меңгә якын томографик тикшерү үткәрелгән. 

         Бүгенге бәйрәм уңаеннан барлык ветераннарыбызга да рәхмәт сүзләрен әйтәм. Лаеклы ялдагы хезмәткәрләребез белән һәрвакыт аралашып, күрешеп торабыз. Алар районыбызның медицина үсешенә, тарихын язуда зур өлеш керткәннәр. Без ветераннар күрсәткән юлдан барабыз. Алардан үрнәк алабыз. 

        Тагын бер кат һөнәри бәйрәмебез белән, хөрмәтле коллегалар! 
Барыгызга да исәнлек- иминлек, эшегездә һәм шәхси тормышыгызда уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев