Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Балаларда тел кереше белән проблеманы ничек хәл итәргә?

2 яшьтә баланың начар сөйләшүенә игътибар иттек. Шул яшьтә генә табибыбыз тел кереше (уздечкасы) кыска булуын ачыклады. Аны кистереп тә, төрле күнегүләр белән тарттырып, озынайтырга да була икән дип укыдым. Операция ясамый гына хәл ителә торган проблемамы бу? Сорауга Республика клиник хастаханәсе педиатры Ләйсән НОТФУЛЛИНА җавап бирә.

Тел кереше сыгылмалы, яхшы сузылучан була. Ләкин кайвакыт аның сыгылмалылыгы кимергә мөмкин. Димәк, сузылу мөмкинлеге дә кими. Моның нәтиҗәсе буларак, балада сөйләшү, кайбер хәрефләрне, авазларны дөрес әйтү ягыннан авырлыклар туарга мөмкин. Ситуациянең нинди дәрәҗәдә булуыннан чыгып, әлеге проблеманы хәл итәр өчен, стоматолог яисә логопедка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар бу очракны ничек хәл итәргә кирәклеген аңлатырлар. Логопед тел керешенең сузылучанлыгын арттырыр өчен төрле күнегүләр комплексы, массаж ясауны тәкъдим итәр. Әлеге киңәшләрне үтәр өчен, әлбәттә, баладан гына түгел, әти-әнидән дә зур түземлек, сабырлык, максатчанлык сорала. Логопед тәкъдим иткән күнегүләрне тэшләү нәтиҗә бирмәсә, хирург ярдәме кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев