Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Балаларның симерү проблемасы кискен торган районнар билгеле

Соңгы биш елда республикада симерү күрсәткечләре кимемәгән.

Татарстанда балалар һәм яшүсмерләрдә симерү проблемасы кискен тора. Балалар симерү очраклары аеруча күп булган районнарны Дәүләт Советында комитет утырышында Роспотребнадзор федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина атады.

Соңгы биш елда республикада симерү күрсәткечләре кимемәгән.

«Туганнан алып 14 яшькә кадәрге балалар арасында авыру күрсәткечләре 27 районда арткан, иң югары күрсәткечләр Алабуга (37 тапкыр арткан хәтта!), Теләче, Минзәлә, Тукай, Ютазы, Яшел Үзән районнарында. 15-17 яшьтәге үсмерләр арасында симерү артуы 19 районда күзәтелә. Иң зур күрсәткечләр Минзәлә, Питрәч, Яшел Үзән, Чистай, Әгерҗе районнарында», — диде Марина Патяшина Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында.

Марина Патяшина идарәнең өченче ел рәттән мәктәпләрдә бушлай һәм сыйфатлы кайнар ризык белән тукландыруны контрольдә тотканын искәртте. 1589 мәктәп тикшерелгән, 17241 ризык чималы һәм әзер азык пробасы тикшерелгән. 5435 хокук бозу очрагы ачыкланган.

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев