Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Балаларны вакцинацияләү өчен мәктәпләрдә ата-аналардан рөхсәт җыялар

Казанда балаларга коронавируска каршы вакцина ясату өчен, ата-аналардан рөхсәт җыя башладылар. Гыйнвар ахырына Татарстанга 200 мең вакцина кайтыр дип көтелә. 

 

Иң мөһиме - вакцинация ясату ирекле. Ата-аналар ничек хәл итә, шулай булачак. «Бернинди мәҗбүриләү дә юк. Вакцина ясатылмаган балаларга карата ниндидер чикләүләр кертелү турындагы сүзләр дә дөрес түгел», – дип хәбәр итте баш эпидемиолог, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов Республика балалар хастаханәсендә узган матбугат конференциясендә. 

Техник яктан караганда, «Гам-ковидвак-М» вакцинасы зурларныкыннан аерылмый. Ул да ике тапкыр 21 көн аралыгында ясала. Борынга салына дигән сүзләр дә дөреслеккә туры килми. Әлегә андый вакциналар расланмаган. Киләчәктә балалар өчен спутник-лайт шикелле дә, борынга сала торганы да булыр, ди белгечләр. Анысын вакыт күрсәтер. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев