Актаныш

Балаларның теле кыңгырау (логопед киңәшләре)

Дөньяга сабыен тудырган мизгелдән башлап, һәр ана күңеле белән, аның, муенына сарылып, "әнием" дип дәшкәнен көтә башлый. ... Менә инде сабый үрмәли, тәпи атлап китә, кашыкны да үзе дә тотып ашый башлый. Ананың гына түземлеге чиксез, ул көтә белә. Кызганыч, бала сөйләшергә ашыкмый, ниндидер ымлыклар, аваз ияртемнәре белән анасына ни...

Дөньяга сабыен тудырган мизгелдән башлап, һәр ана күңеле белән, аның, муенына сарылып, "әнием" дип дәшкәнен көтә башлый.

... Менә инде сабый үрмәли, тәпи атлап китә, кашыкны да үзе дә тотып ашый башлый. Ананың гына түземлеге чиксез, ул көтә белә. Кызганыч, бала сөйләшергә ашыкмый, ниндидер ымлыклар, аваз ияртемнәре белән анасына ни кирәген аңлатырга тырыша. Ана өметләнеп, нарасыен балалар бакчасына илтә. Менә күрерсез, теле ачылачак, дип уйлый. Бакчада тәрбиячеләр кулларыннан килгән кадәр баланың телен ачтыру өстендә эшләргә тырышалар. Баланың сөйләмендә аз гына алга китеш күзәтелсә дә, ана сөенә - 5 яшенә баланың сөйләме чиста, сүзлек запасы җитәрлек күләмдә булырга тиешлеген белми шул ул.

Укырга килгән баланы укытучы аптыраулы караш белән каршы ала. Ихлас күңелдән, "сөйләшергә өйрәтәчәкмен," - дип уйлый. Тормыш дәрьясы укытучыны да үз эченә бөтереп ала. Әнә бит, аңа тагын ничә күз карап тора. Әле аларны да укырга, язарга өйрәтәсе бар.

...Ананың баласы ахыргы партага күчерелә. Үзе башкаларга комачауламаса да, иптәшләре үчекләргә, үртәргә генә торалар. Укытучы апасы көн саен "Иртәгә ныклап шөгыльләнә башлыйм", - дип үз-үзенә сүз бирсә дә, үзе үк язудагы хаталарны кызыл кара белән чуарлый. Хәрефләрне ялгый алмый торса да, сүзләрне ничек әйтә - шулай язса да ачулана.

...Бала язмышына беркем дә кул селтәмәде, ләкин вакытында ярдәм дә итә алмады.

Югарыда сурәтләнгән ситуация белән тормышта һәр гаилә очрашырга мөмкин. Статистика мәгълүматларына караганда, соңгы елларда 70%ка якын бала мәктәпкә язма яки телдән сөйләм кимчелеге белән килә. Баланың сөйләм үсешендәге җитешсезлекләре үзлегеннән юкка чыкмый, киресенчә, авазлар әйтелешендәге ялгышлар үз вакытында төзәтелмәсә, вакыт үтү белән ныгый бара. Шунлыктан, сөйләм үсешендәге кимчелекләр баланың әйләнә-тирә мохитне танып белүен, интеллектуаль үсешен тоткарлый, фикер йөртүенә комачаулый, укучы дәрестә үз фикерен тулысынча сөйләп бирә алмый. Дөрес сөйли алмаган укучы дөрес яза да белми. Димәк, телдәге кимчелек программа материалын тиешенчә үзләштерүгә комачаулый.

Сөйләм кимчелеге булган балалар белән белгечләр-логопедлар шөгыльләнергә тиеш. Кызганыч, логопедик ярдәм таләп ителгән балалар саны елдан-ел арта барса да, бүген бик сирәк мәгариф оешмаларында гына әлеге штатлар булдырылган. Белгечләр, баланың сөйләм зонасы 9 яшенә ябылуы турында кисәтә, шунлыктан кадерле вакытны кулдан ычкындырмыйча, барлык мөмкинлекне ата-аналарның үзләренә эзләргә кала.

Хөрмәтле ата-аналар! Сезнең игьтибарга баланың сөйләмен төзәтү өчен өй шартларында шөгыльләр оештырырга ярдәм итүче киңәшләр тәкъдим итәм.

Шөгыльләрне оештырганда иң авыры - баланың шөгыльләнергә теләмәве. Кече яшьтәге балаларның иң зур кызыксынуы уен икәнен онытмаганда, бу проблеманы бик тиз җиңәргә мөмкин. "Әкиятләр иле"нә яки бала үзе теләгән маҗаралы урынга "сәяхәткә чыгарга" мөмкин. Үзегез белән "юлга" аның яраткан уенчыгын алсагыз, ул сезнең белән аралашуга караганда, курчагы яки уенчыгы белән теләбрәк сөйләшәчәк.

Бик сирәк бала гына бер урында утырып өйрәткәннәрне аңлап, кабул итеп утыра ала. Шунлыктан, уен кагыйдәләрен баланың мөмкинлекләрен һәм аның таләпләрен дә исәпкә алып оештырырга кирәк. Әлбәттә, уңай нәтиҗәгә ирешү өчен шөгыльләрне даими үткәрү зарур.

Шөгыльләр вакытында мәҗбүри исәпкә алынырга тиешле кагыйдәләрне дә онытырга ярамый:

- баланың аруына юл куймагыз, кирәгеннән артык мәгълүмат бирмәгез, юкса тотлыгу китереп чыгару ихтимал;

- тәнәфессез шөгыль озынлыгы 15-20 минуттан артмаска тиеш;

- баланың игътибарын читкә юнәлтә башлавын, уеннарның аны кызыксындырмый башлавын күрү белән тәнәфес ясагыз;

- балага, бер-ике генә бит булса да, әдәби әсәрләр укыгыз, яки үзенә укырга бирегез.Ахырда текст өстендә эшләгез: рәсемнәрен карагыз, сораулар бирегез;

- балага йокы алдыннан укырга тырышыгыз. Кайбер ата-аналар моның белән килешмәскә мөмкин - янәсе, бала арыган, игътибарын туплый алмый. Ләкин, кайсы гына бала әти-
әнисе белән тагын 15-20 минут кына булса да аралашудан, серләрен уртаклашудан баш тартыр икән;

- нинди дә булса сүзләрне әйтергә өйрәткәндә күрсәтмә материалдан файдалану мәҗбүри.

Күргәне булмаган әйбер турында сөйләү кече яшьтәге бала өчен бик авыр процесс.

Балага йөзегез белән борылган килеш, ачык, аңлаешлы итеп әйтегез, сүзне әйткән чакта сезнең ирен хәрәкәтен бала күрергә, исендә калдырырга тиеш.

"Дөрес түгел" дигән сүзне онытыгыз. Теләсә нинди кечкенә генә уңышы өчен баланы мактагыз, үсендерегез. Нәтиҗә сез көткәнчә булмаса, күңелегезне төшермәгез, шөгыльләнүне дәвам итегез. Бүгенге эшне иртәгәгә калдырмагыз. Сабыр төбе - сары алтын, нәтиҗә барыбер булачак. Ул сез көткәннән дә яхшырак булачак, бары тик балага һәм үзегезгә ышанырга гына кирәк.

Милләтебезнең киләчәге - туган халкын, Ватанын, телен яратучы, ана телендә дөрес итеп сөйләшә, яза белүче балаларыбыз кулында. Әйдәгез, аларга бу мөмкинлекне бирик.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: