Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Баш инфекционист Кадрия Трегулова: Югары температура булу белән баланы хастаханәгә алып килегез!

Кышка керүгә салкын тию авырулары күбәя. Быелгы кышта өч төрле штаммны берләштергән вируслы инфекция бик күпләрне егып салды. Иммунитеты түбәнәйгән кеше иң элек грипп белән авырды, аңа кискен инфекцияле йогышлы авыру өстәлде. Бирешә башлаган организмны COVID 19 авыруы да үзенә бөтереп алды. «Тридемия» дип аталган бу чирдән ничек сакланырга? Бүген без Актаныш районы үзәк хастаханәсенең баш инфекционисты Кадрия Трегулова белән шул хакта сөйләштек.

- Кадрия Әнисовна, районыбызда авыручылар күпме?

- Бүгенгә, ягъни 1 декабрьдән 17 гыйнварга кадәр вакыт аралыгында район үзәк хастаханәсенә ярдәм сорап кергән 190 кешегә кискен респиратор вируслы инфекция авыруы диагнозы куелган. Шуларның 52 се балалар.

-Авыручыларның күбесе югары температурадан зарлана. Мондый вакытта дару эчәргәме, әллә ашыгыч ярдәм чакыртыргамы?

- Иң беренче чиратта, температура төшерә торган дару, мин тәкъдим итәм парацетамолны,  кабыгыз, аннан ашыгыч ярдәм чакырыгыз. Бигрәк тә балаларга игътибарлы булыгыз, балада югары температура булганда, көзән җыеру башланырга мөмкин. Авыруны тиз арада балалар табибына күренергә алып килегез.

- Хастаханәдә авыруны ачыклый торган тестлар бармы?

- Тестлар җитәрлек. «А» штаммлы грипп авыруы белән 11 бала авырды. «В» гриппы диагнозы 1 өлкән кешегә куелды. 13 кешедә ковид авыруы расланды. Боларның барысы да тестлар белән ачыкланды. 

- Бу "Тридемия" дигән өч авыруны берләштергән кизүнең беренче билгеләре нинди?

Авыру кискен башлана. Өшү, калтырау, кискен баш авырту, югары температура, куллар-аяклар, сөякләр, күзләр авырту күзәтелә. көчле интоксикациядә баш әйләнү, укшыту, косу, күкрәктә авырту тойгысы, бераз томау башлана.

Грипп- һәркем йоктырырга мөмкин булган кискен йогышлы авыру. Аны кешенең борын кушлыгына, тамагына эләккән вирус китереп чыгара. Ютәлләүче, төчкерүче кеше инфекция чыганагы булып тора. Аеруча беренче 3-4 көндә авыручыда чирне башкаларга йоктыру процессы бик көчле. Гриппның инкубация чоры берничә сәгатьтән 3-4 көнгә кадәр сузыла. 

 

Райондашларыбызга кискен йогышлы авырудан һәм грипптан  иң нәтиҗәле саклану чараларын әйтсәгез иде.

1. Өйдә утырырга. Терелеп беткәч кенә эшкә, укырга барырга кирәк.

2. Битлек кияргә. Әгәр өйдә утыру мөмкинлеге юк икән, битлек кияргә кирәк булачак. Аны һәр 4 сәгать саен алыштырып тору зарур. 

3. Авырганда кочаклашып, кул бирешеп күрешү тыела. 

4. Төп профилактик чара булып бүлмәләрне җилләтү санала. Һава алмашы вирусларны киметә. 

5. Кварц куллану. Ультрашәмәхә нурлар вирусларны үтерә, юкка чыгара.

6. Кулларыгызны сабынлап ешрак юыгыз.

7. Өйне, бүлмәләрне дезинфекция чаралары белән еш юып алырга кирәк.

8. Организмның авыруларга каршы торучанлыгын арттыру өчен витаминнар комплексы, аскорбин кислотасы кирәк. Профилактика өчен рационга сарымсак ашау авыз куышлыгындагы бактерияләрне юкка чыгара. Яшелчә, җиләк-җимешләрне көн саен ашау организмга яхшы тәэсир итә.

-Әгәр райондашларыбыз авырып китсә...

  •  Авыруны аягөсте үткәрмәгез, ятып торыгыз!
  • Үзегезне башка гаилә әгъзаларыгыздан мөмкин кадәр изоляцияләгез.
  • Авыруның беренче билгеләрен сизү белән табибка барыгыз.
  • Бер генә тапкыр кулланыла торган кулъяулыкларыгыз булсын.
  • Күп итеп витаминлы чәйләр эчегез.
  • Табиб күрсәтмәләрен төгәл үтәгез, хәтта инде терелеп барган кебек тоелсагыз да. 

Ел саен көзгә кергәндә табибларыбыз хастаханәгә грипптан вакцина ясатырга чакыра. Әмма еш кына авыруның үзе белән күзгә-күз очрашмагач, привика ясатырга ашыкмыйбыз. Бүген бездә вакцина бармы?

Район үзәк хастаханәсендә хәзерге вакытта  гриппка каршы вакцина җитәрлек. Әмма прививканы грипп сезоны башланганчы ясатырга кирәк. Иммунлаштыру ел саен сентябрь - ноябрь айларында үткәрелә. Вакцина ясатканнан соң авырып алу куркынычы бар. Әмма авыру җиңел формада уза. Вакцинага грипп вирусының соңгы арада еш күзәтелә торган 3 штаммы да керә. Кызганыч, вирус еш үзгәреп тора, яңа штаммнар барлыкка килә. Бу хәл эпидемиягә китерә. Вакцина ярдәмендә вирусның яңа штаммнарына иммунитет ел дәвамында саклана. 

Актаныш районы үзәк хастаханәсенең баш инфекционисты Кадрия Трегулова авырган кешегә башкаларга йоктырмас һәм өзлекмәс өчен тышка чыкмаска, өйдә генә калырга куша. Табиб киңәшен тоту авыруны тиз һәм өзлегүләрсез җиңәргә булышачак.

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев