Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Баш табиб үрнәк күрсәтте

Баш табиб Айрат Бикмөхәммәтовтан гриппка каршы прививкалар ясау турында кызыксындык. - Ел саен көннәр суыта башлауга, салкын тиеп авыручылар саны арта башлый. Быелгы грипп эпидемиясен ноябрь, декабрь айларында ук булыр дип көтәләр. Шуның өчен халык арасында аңлатулар алып барабыз. Чөнки прививка ясаткан кеше грипп авыруын җиңелрәк үткәрә, катлауланулар да булмый...

Баш табиб Айрат Бикмөхәммәтовтан гриппка каршы прививкалар ясау турында кызыксындык.
- Ел саен көннәр суыта башлауга, салкын тиеп авыручылар саны арта башлый. Быелгы грипп эпидемиясен ноябрь, декабрь айларында ук булыр дип көтәләр. Шуның өчен халык арасында аңлатулар алып барабыз. Чөнки прививка ясаткан кеше грипп авыруын җиңелрәк үткәрә, катлауланулар да булмый диярлек. Районга гриппка каршы 6000 доза вакцина кайтты. Аны хәзер өлкән яшьтәге кешеләргә, укытучыларга, медицина хезмәткәрләренә ясый башладык. Ул прививкалар бушлай. Районда яшәүче, теләге булган һәркем хастаханәгә килеп, прививка ясата ала.
Айрат Бикмөхәммәтов үзе дә гриппка каршы прививканы 7-8 ел рәттән ясата һәм файдасын күрә икән. "Салкын тигереп, грипп белән авырганым юк", - ди баш табиб. Без хастаханәгә барган көнне дә ул прививка ясатырга җыена иде.
- Кайберәүләрдән: "Прививка ясаткан идем, барыбер чирләдем", - дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Прививка ясатудан курыкмагыз. Ул салкын тиюдән тулысынча сакламаса да, грипп белән авырган вакытта катлауланулардан саклый. Монысы кеше сәламәтлеге өчен аеруча куркыныч. Шуның өчен, килегез, прививканы ясатыгыз, - ди Айрат Бикмөхәммәтов.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев