Актаныш

БЕЛЕП ТОРЫГЫЗ: “салкын тидерү” һәм грипп - икесе ике төрле авыру

Нык озакка сузылган кызу көннәрдән соң, һава температурасының кискен төшүе һәм яңгырлар нәтиҗәсендә дымлылыкның артуына бәйле рәвештә салкын тигереп авыручылар кискен артты. Халык телендә вирус эләккән дигән сүзләр дә еш ишетелә. Ә безгә таныш булган кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) дигән сүзләр артында күптөрле авырулар яшеренүен купләребез белеп тә бетермидер....

Нык озакка сузылган кызу көннәрдән соң, һава температурасының кискен төшүе һәм яңгырлар нәтиҗәсендә дымлылыкның артуына бәйле рәвештә салкын тигереп авыручылар кискен артты. Халык телендә вирус эләккән дигән сүзләр дә еш ишетелә. Ә безгә таныш булган кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) дигән сүзләр артында күптөрле авырулар яшеренүен купләребез белеп тә бетермидер. Алар авыруны тудыручылар, авыруның клиник билгеләре һәм агышы белән аерылалар. Болар хакында тулырак аңлатуын үтенеп, санитария табибы ярдәмчесе Нәҗибә Әминовага мөрәҗәгать иттек.
Барлык респиратор авыруларның да төп охшашлыгы шунда - авыруны тудыручы вирусларның организмга керү юлы булып, югары тын юлларының лайлалы катламы тора, ә вируслар һава юлы белән зарарланган кешенең төчкергәндә, ютәлләгәндә һавага таралган какрык тамчыларын сулап үтеп керәләр.
Беренче карашка "салкын тидерү" (простуда) һәм грипп арасында әллә ни аерма юк та кебек: авыру билгеләре бертөрле үк - температура, хәлсезлек, борын тыгылу (насморк), ютәл. Ә шулай да гриппны башка кискен вируслы инфекцияләрдән аеру мөмкин.
- Нинди билгеләре буенча?
- Әгәр борыныгыздан сез кулъяулыгыгызны алыштырып өлгерә алмаслык булып ага икән, ә кешенең халәте түзәрлек һәм температура 37 градуска якын була икән - бу риновируслы инфекция була.
Әгәр икенче-өченче көннәрдә өшү, борын тыгылу, ютәлгә күздә ком булу тойгысы һәм тамак авырту да өстәлсә, муен һәм култык асты бизләренең авыртуы барлыкка килсә - бу аденовируслы инфекция була.
Парагрипп инфекциясен гади салкын тию белән, фаринготонзиллит белән бутарга мөмкин.
Әгәр сезнең башыгыз авырта, сустав һәм мускулларыгызны "сындыра" ("ломит") икән, бөтен тәндә хәлсезлек сизелсә, аз гына тавыш, көчле ут яктысы ярсыта икән, күңел болгану һәм косу күзәтелсә, тән температурасы 39 градустан югары күтәрелсә, ә борын тыгылуы юк дәрәҗәсендә булса - бу сездә грипп дигән сүз! Грипп ул барлык кешене дә авыруга дучар итә торган авыр вируслы инфекция. Грипп авыруы югары үлем очраклары белән дә куркыныч, бигрәк тә балалар һәм өлкәннәр арасында.
Авыру авыррак узу һәм катлаулану ихтималы буенча югары төркемгә: өлкән яшьтәгеләр, балалар, йөкле хатын-кызлар, хроник авырулы (астма, диабет, йөрәк-кан тамыры авырулары белән авыручылар, хроник упкә авырулы кешеләр) һәм иммунитеты түбәнәйгән кешеләр керә.
Әгәр сез яки сезнең якыннарыгыз шушы төркемгә керә икән һәм сездә грипп билгеләре күренсә тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу сезгә дөрес дәваланырга һәм башка төрле катлаулануларны булдырмаска ярдәм итәр.
Шул ук вакытта сәламәт яшь кешеләрдә дә авыруны авыр кичерү очрагы югары.
- Катлауланулар буенча нинди авыру беренче урында тора?
- Катлауланулар арасында лидер булып, беренчел вируслы пневмония тора. Кешене бу халәттән чыгару бик авыр. Беренчел вируслы пневмония вакытында кешенең хәле тиз арада авырая һәм 24 сәгать эчендә күп авыруларда тын җитмәү күзәтелә, ә бу үз чиратында тиз арада үпкәне механик рәвештә эшләтүне сорый.
Үз вакытында башланган дәвалау авыруның җиңелрәк узуына ярдәм итә. Вирус үзенчәлегенең берсе булып, канны үзгәртү үзлеге тора һәм авыруларның бер өлеше тромбоз нәтиҗәсендә вафат булалар, чөнки кан куеру югарылана.
Тикшеренүләр нәтиҗәсе турында әйтми китү мөмкин түгел - Россиядә әйләнештә булган вирус вакцинага салынган варианттан аермалы түгел. Прививка алганнарны вакцина авырудан сакларга тиеш.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: