Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Белеп җыйсаң гына ризык

Көзге матур көннәрдә полоса буйларында, урманнарда гөмбә җыючыларны күп күрергә мөмкин. Табигатьнең әлеге хәзинәсен белеп җыйсаң һәм белеп куллансаң тәмле дә файдасы да бар. Юкка гына аны итне алыштыра димиләрдер. Тик белеп кулланмаганда, ахырының аяныч тәмамлануы да мөмкин. Гөмбәләр турында сөйләшергә теләп, Яр Чаллы шәһәрендәге гигиена һәм эпидемиология күзәтү үзәгенең...

Көзге матур көннәрдә полоса буйларында, урманнарда гөмбә җыючыларны күп күрергә мөмкин. Табигатьнең әлеге хәзинәсен белеп җыйсаң һәм белеп куллансаң тәмле дә файдасы да бар. Юкка гына аны итне алыштыра димиләрдер. Тик белеп кулланмаганда, ахырының аяныч тәмамлануы да мөмкин. Гөмбәләр турында сөйләшергә теләп, Яр Чаллы шәһәрендәге гигиена һәм эпидемиология күзәтү үзәгенең Актаныш бүлекчәсе хезмәткәре Ира Хафизовага мөрәҗәгать иттек.

- Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, Казанда гына атна эчендә 9 кеше гөмбә белән агуланып, хастаханәгә мөрәҗагать итте, шуларның 3се балалар. Ел башыннан Казан шәһәрендә генә дә 30, Татарстан буенча 44 гөмбә белән агулану очрагы теркәлгән, әле бу саннар артмас диеп әйтеп булмый. Агуланучылар арасында балаларның гөмбә белән агулануы әти-әниләрнең балаларына гөмбә ашы, кыздырылган гөмбә ашатудан килеп чыккан. Балалар һәм олы кешеләрнең организмында гөмбәне эшкәртә торган ферментлар җитешми. Ашарга яраклы гөмбәне ашаган вакытта да баланың ашказаны эчәк трактының бозылуы килеп чыгарга мөмкин. Гөмбә авыр эшкәртелә торган ризыклардан санала.Чөнки аның күп өлешен авыр үзләштерә торган матдәләр тәшкил итә.

-Безнең якларда нинди гөмбәләр очрый, аларның кайсылары ашарга яраклы?

-Ак, майлы, әтәч, нарат гөмбәләре ашарга яраклы. Шартлы рәвештә ашарга яраклыларга ак һәм кара гөрәҗдәне, ал, кәҗә, сары тирес, йөнтәс гөмбәләрне кертәләр. Агулыларга чебен, алдавыч, ак агулы гөмбәләр керә. Әлеге гөмбәләрне танымау фаҗигагә китерергә мөмкин. Ашарга яраклы гөмбә белән дә агулану ихтималы бар.

-Гөмбәне барлык кешеләргә дә бердәй кулланырга ярыймы?

-Бигрәк тә ашказаны, эчәк авырулары белән җәфаланучыларга сак булу кирәк. Юл буеннан, посадкалардан, промышленность объектлары, чүплек яныннан, шәһәр яны зонасыннан җыелган ашарга яраклы гөмбәләр дә үзләрендә бик күп зыянлы матдәләрне, авыр металларны (кургаш, кадмий) губка кебек үзенә туплый. Ашарга яраклы гөмбәләрне кулланып агулану да шуның нәтиҗәсендә килеп чыга. Гөмбә җыйганда саксызлык һәм үз-үзеңә нык ышанырга ярамый.

-Гөмбәләрне дөрес эшкәртү дә мөһим...

- Әлбәттә, гөмбәләрне кышка әзерләгән вакытта да бик нык игътибарлы булырга кирәк. Гыйнвар аенда Лаеш районында үзе консервлаган гөмбә ашап агуланып үлү очрагы теркәлде. Ашарга яраклы гөмбәләр арасында бер агулы гөмбә (ак агулы гөмбә) эләгеп китүе ачыкланган.

-Әлеге табигать хәзинәсеннән агулануларның төп билгеләрен дә әйтеп үтсәгез иде.

-Агулы гөмбәләр белән чагыштырмача сирәк агуланалар. Мәсәлән, чебен гөмбәсен тышкы кыяфәте буенча бик тиз таныйлар. Аның беләң агулануның төп билгеләре 30-40 минуттан соң башлана, күңел болгана, укшыта, эч авырта, тирләтә, авыздан селәгәй килә, күздән яшь ага, тын бетә. Шулай ук күз кабаклары кысыла, нерв системасы киеренкеләнә, саташу башлана. Вакытында һәм дөрес итеп дәвалаганда агулану 3-4 көннән бетә. Иң куркынычы - ак агулы гөмбә. Әлеге гөмбәнең токсиннары бавырга зыян сала, күзәнәкләрен җимерә. Гөмбәдәге токсиннар пешергәндә дә, киптергәндә дә, тозлагандә дә үлми. Агулану 6-10 сәгатьтән соң башлана, эч авырта һәм эч китә, укшыта. Шул рәвешле организмда тозлар һәм су кими, әлеге процессларга бөер һәм бавырның таркалуы да килеп кушыла. Агуланган кеше 5-7 тәүлектән соң үлә.

Шартлы рәвештә ашарга яраклы гөмбә белән агуланганда агуланучының 2 сәгатьтән соң күңеле болгана башлый. Коса, эче китә. Ә тән температурасы нормаль була. Вакытында дәваланган очракта агулану 1-2 көннән артка чигә. Табиб килгәнче авыруның ашказанын җылы тозлы су яки сыек кына марганцовка эремәсе белән юдыртып, активлашкан күмер эчертергә һәм урынга яткырырга кирәк. Гөмбә ашаганнан соң эчегез авыртса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.

Гөмбә белән агуланмау өчен иң гади кагыйдәләр

-таныш булмаган кешеләрдән, юл буйларында сатучылардан гөмбә сатып алырга ашыкмагыз,

- базарда гөмбә сатучыларның кулларында ветеринар-санитария лабораториясенең рөхсәт кәгазе булырга тиеш, шуны сорарга кирәк;

-гөмбә эшкәртү, пешерү һәм саклау технологиясен дөрес үтәгез,

-балаларга, йөкле хатынннарга, ашказаны эчәк авыруларыннан

интегүчеләргә гөмбә ашау тыела,

-үзегез белмәгән гөмбәне җыймагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев