Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Туңып сәламәтлегенә зыян килгән райондашыбызга беренче медицина ярдәме күрсәтелгән

Кышкы салкыннарны онытып бетергәнбез. Айлар буе дәвам иткән кырлач салкыннарны быелгы 2023 ел кабат искә төшерде. Инде салкын һава торышыннан бер райондашыбыз зыян күрергә дә өлгергән. Бу хакта район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Могътазиров хәбәр итте.

        Бүген район хакимиятендә гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырыш барышында район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Могътазиров кичә, 8 гыйнвар көнне бер райондашыбызның өшеп сәламәтлегенә зыян килүе турында хәбәр итте. Әлеге гражданга вакытында тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән.  

            Организм өшүенең берничә төре бар. Беренче төре - "Җиңел" дип йөртелә. Бу вакытта кешедә хәлсезлек, тиз ару, йокы килү күзәтелә. Зыян күрүче туңа, тән тиресе агара, каз тәне чыга.

           Икенче төре уртача авырлыкта үтә. Тән температурасы +32,+29 градуска хәтле төшә. Кешенең сулышы сирәк, йөрү мөмкинлеге юк, мәгънәсез караш, пульс әкрен, артериаль кан басымы түбән, тән тиресе салкын, аксыл күк төстә.

         Өшүнең өченче төре - авыр. Тән температурасы +29 градустан түбәнгә төшә. Кешенең аңы юк, күз карасы тар, дөньяга реакциясе юк, сулышы сизелми, йөрәк минутына 34-30 тапкыр гына тибә, артериаль кан басымы күпкә түбән һәм ишетелмәскә дә мөмкин. Тән температурасы +25,+22 градуска кадәр төшә. Өшүнең бу төре үлемгә дә китерергә мөмкин.

         Балалар һәм олы яшьтәге кешеләр өчен салкын аеруча хәвефле. Моннан тыш йөрәк һәм кан тамырлары авыртулары белән чирләүчеләр, аз һәм дөрес тукланмаучылар, тәмәке тартучылар өчен дә салкын һава торышы көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

           Үтә суыкларда урамга озак вакытка чыкмаска кирәк. Урамга чыгар алдыннан һава торышы белән танышып, тиешенчә җылы киенергә кирәк. Исерткеч һәм психоактив матдәләр кулланмагыз. Урамга чыгар алдыннан тиешенчә туклану да бик мөһим. Кофе эчмәскә, тәмәке тартмаска, җилгә каршы озак йөрмәскә, иркен, берничә кием кияргә кирәк. Ул канның нормаль циркуляциясен булдыра. Киемнәр арасында булган һава җылыны яхшы рәвештә тотып тора. Өске киемнәр су үткәрмәскә тиеш. Аяк киеменең дә уңайлы булуы шарт. Ул кысып тормасын, су үткәрмәсен. Эчлекләре җылы булган аяк киеме һәм җылы оекбашлар кияргә киңәш ителә. Мех бияләйләр һәм җылы шарфлар бәйләгез. Суык вакытларда метал бизәнү әйберләре кию тыела.

        Туңган очракта нишләргә организмны әкренләп җылытырга кирәк. Моның өчен иң элек зыян күрүчене җылы бинага кертергә кирәк. Җылы һәм коры киемнәр кигертегез. Одеялга төреп кайнар һәм күп күләмдә җылы, баллы чәй эчертү һәм туклыклы азык ашату уңай нәтиҗә бирә. Массаж ясау, кар белән уу, кайнар ванналар, грелкалар, компресслар, төрле майлар белән ышку ярамый. Зыян күрүченең хәле авыр булса, "Ашыгыч ярдәм" чакыртыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев