Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Бездә соцпакеттан баш тартучылар 77% тәшкил итә

Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен бирелә торган социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартучылар саны буенча безнең район республикада Кукмара, Яшел Үзән, Баулы районнарыннан соң дүртенче урында тора. Әмма шунысы кызганыч, йөрәк-кан тамыры, яман шеш белән авыручылар да бездә бик күп. Даруларсыз бер көн дә яши алмаучылар шактый. Соцпакеттан кулланучыларның гына акчалары кыйммәтле...

Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен бирелә торган социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартучылар саны буенча безнең район республикада Кукмара, Яшел Үзән, Баулы районнарыннан соң дүртенче урында тора. Әмма шунысы кызганыч, йөрәк-кан тамыры, яман шеш белән авыручылар да бездә бик күп. Даруларсыз бер көн дә яши алмаучылар шактый. Соцпакеттан кулланучыларның гына акчалары кыйммәтле дарулар белән тәэмин итәргә җитми. Әгәр инвалидларның барысы да соцпакеттан файдаланса, әлеге дарулар белән тәэмин ителеш шактый җиңеләер иде. Дөнья хәлен белеп булмый, бүген үзен артык сиздермәгән чир иртәгә баш калкытырга мөмкин. Шуның өчен барлык инвалидларга да, 1 октябрьгә кадәр ныклап уйларга киңәш итәбез. Чөнки карарыгызны нәкъ бер елдан соң гына үзгәртә алачаксыз. 2015 елда соцпакеттан файдаланырга, яки баш тартырга теләсәгез, 1 октябрьгә кадәр район пенсия фонды идарәсенә барып, гариза язарга кирәк. Санаулы гына көннәр калды, ашыгыгыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев