Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Бүген ковид йоктыруның 47 яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда ковид йоктыруның 47 яңа очрагы теркәлгән. Шунысы сөендерә: Актанышта әлеге авыру бүген табылмады.

      Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 1 046 391 кеше коронавирустан вакцинация узган.
    Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 47 яңа очрагы теркәлгән. Өч кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«15 кеше хастаханәгә салынган, 32 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 36 кеше ковид йоктырган. Тукай районында шундый өч очрак, Чаллы, Лаеш, Яңа Чишмәдә - икешәр очрак Алабуга һәм Балтач районнарында берәр очрак теркәлгән.

Реклама

Шулай итеп, пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 26 213 тапкыр куелган. Татарстанда 22 807 кеше коронавирустан терелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 1 046 391 кеше коронавирустан вакцинация узган. Ә 903 568 кеше вакцинаның икенче дозасын ясаткан. 

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X