Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Бүген район медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте (фотолар)

Бүген район медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте (фотолар)

Бүген районның сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлау тантанасы узды.
Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов алдынгы табибларга, шәфкать туташларына, санитарларга һәм машина йөртүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Халыкның сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары өчен Татарстан Республикасы Президентының рәхмәтенә табиб-акушер-гинеколог Фахертдинов Әхтәм Әкбәр улы лаек булды.

Тырыш hәм нәтижәле хезмәте белән районның социаль - икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре өчен Актаныш муниципаль районы Башлыгы Мактау грамотасы белән Хайбрахманова Роза Мирхатим кызы (Зөбәер авылы фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры),  Әхтәмова Ләйсәния Сайфулла кызы( клиника-диагностика лабораториясенең фельдшер-лаборанты), Шайхеразиева Айгөл Рузил кызы (Балалар дәвалау бүлегенең шәфкать туташы) бүләкләнде.

Сәләмәтлек саклау системасында күп еллык намуслы хезмәтләре өчен Актаныш муниципаль районы Башлыгы Рәхмәт хаты Хөснетдинова Илфира Альберт кызы (Чат авылы фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры),  Вәгыйзова Лениза Әхтәм кызы (Карт авылы фельдшер-акушерлык пункты шәфкать туташы),  Хөсниярова Флара Әбелгас кызына (Анестезиология hәм реаниматология бүлеге кече шәфкать туташы) тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев