Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Бүген район үзәк хастаханәсенең капиталь төзекләндерүдән соң икенче каты ачылды

Моннан 47 ел элек төзелгән хастаханә 28845 райондашыбызга хезмәт күрсәтә. Быел "Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» региональ программасы буенча яңартылып куллануга тапшырылды.

Табибларның шатлыгын уртаклашырга 
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина килде. 

Район башлыгы Энгель Фәттахов төзекләндерүне “Газстройсервис” оешмасының башкарып чыгуын, озакка сузылса да ремонтның сыйфатлы килеп чыгуын билгеләп үтте. Капиталь ремонтның тулаем бәясе 35 000 326,44 сумны тәшкил итә. 

Энгель Нәвап улы барлык табибларга, шәфкать туташларына, хастаханә хезмәткәрләренә пандемия чорындагы хезмәтләренә олы рәхмәтен белдерде: 

- Иң авыры-сезгә. Авыруларны гына түгел, үзегезне дә сакларга кирәк. Авыручыларның саны соңгы көннәрдә кими бара. Авырулар, чирләр иске елда калсын! 
 
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның хастаханәнең ачылу тантанасында катнашуы бу чарага тагы да әһәмиятен арттырды. Әлфия Гомәр кызы табибларга саф татарча рәхмәт белдереп, чыгышын рус телендә дәвам итте: 
- Сезгә соңгы 2 елда башкарган хезмәтегез, яшәешегез өчен җиргә кадәр башымны иям. Сезгә рәхмәт әйтү генә аз. Сез авылга, районга, республикага, илгә фидакарь хезмәт итәсез. Табибларның күпчелеге- хатын-кызла. Мин сезгә бәхет, хатын-кыз бәхете телим. 
- Өйдә, эш урынында, җитәкчеләрегез, балалар, оныклар тарафыннан, тирә-юньдәгеләрнең хөрмәтен, кайгыртуын тоеп яшәгез! Олы йөрәгегез озак еллар армый-талмый типсен! 
Эш көне матур, җылы, чиста, заманча җиһазландырылган кабинетта башланса, хезмәткә дәрт туа, яңадан-яңа ачышларга рухланасың. Көндәлек хезмәтегездән илһамланып бик күп еллар авыруларның гомерен озайтырга язсын-, диде Әлфия Когогина. 

Дәүләт Думасы депутаты Россия Федерациясендә эшләп килүче программалар кысаларында үзе сайланган округтагы районнарга финанс мөмкинлекләрен җәлеп итүдә армый-талмый хезмәт куярга вәгъдә бирде. 
 
Табибларны әлеге бәйрәм уңаеннан район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев, “Газстройсервис” оешмасы җитәкчесе Равил Ярмиев тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев