Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Бүген районның ике авылында- Иске Җияш һәм Уръядыда заманча медицина пункты ачылды

Иске Җияштә 38 ел фельдшер булып эшләгән Нурания Харрасова “Без бу көнгә озак килдек”,-ди.

            Моңарчы фельдшерның эш шартлары бик авыр булган, бина иске, җылылык юк. Авыруларны кабул итү, медицина ярдәме күрсәтү аңа карап тукталып тормаган. Нурания апа укол ясарга, система куярга авылдашларының өенә йөргән. Юллар пычрак булу сәбәпле, язгы, көзге чорда, кышын буран чыккан вакытларда берүзенә күп тапкырлар йөкле хатын-кызларны бәбәйләтергә дә туры килә аңа. 
          Хәзер инде бу караңгы көннәр артта калды. Нурания апа хезмәтен бөтен уңайлыклары булган заманча, матур, якты бинада дәвам итәчәк. Авыруларны карау, медицина процедуралары үтәү өчен  бөтен шартлар тудырылган. 
             Җияшлеләрнең ФАПлы булу шатлыгын уртаклашырга килгән район башлыгы Энгель Фәттахов бар халыкка ныклы саулык, коронавируска дучар булганнарның авыруны тизрәк җиңеп чыгуларын теләде. Иске Җияш кебек кече авылда ФАПның мөһим оъект булуын ассызыклады. 
            Татарстан Республикасы Җирле үзидарәләр ассоцияциясе җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин үз чыгышында “Бүген без кеше өчен эшлибез” , диде:

 

- Элек авыл шәһәрдән калышмасын дия идек, хәзер кеше өчен уңайлы булсын, дибез.  Инде авылда мәктәп тә, ФАП та бар. Хәзер кешеләрне өзлексез эчә торган су белән тәэмин итәргә кирәк,- дип алга планнар куйды.

         ФАП ачу тантанасында район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев, авыл җирлеге башлыгы Таһир Харрасов чыгыш ясап, бинаны төзүчеләргә, җылылык, су кертүчеләргә рәхмәт белдерделәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев