Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Бүген районыбызның медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Һәр елны июнь аеның өченче якшәмбесендә илебездә медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

        Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан бүген Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният сараенда районыбызның медицина хезмәткәрләрен котлау тантанасы узды. Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов ак халатлы шәфкать ияләренә район җитәкчелеге исеменнән кайнар котлауларын ирештерде һәм хөкүмәт бүләкләрен тапшырды.

            Сәламәтлек саклау өлкәсендә күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен хирургия бүлеге табибы Валерий Усманов Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрының Мактау кәгазе белән хөрмәтләнде.

            Балалар дәвалау бүлегенең шәфкать туташы Резеда Фәррахова Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау кәгазенә лаек булды. Бер төркем табиблар, шәфкать туташлары, хастаханә администрациясе вәкилләре ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәхмәт хатларына, Актаныш районы башлыгының Мактау кәгазе һәм рәхмәт хатлары белән хөрмәтләнделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев