Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Бирешмәгән кеше генә озак яши

Бирешмәгән кеше генә озак яши. Үлем килеп җиткән секундта да, бака җаен табып, үлемнең үзен бугазыннан алган... Әлеге сүзләрне Альмира Шәйхразыеваның "Рак, бул син бездән ерак" дигән китабыннан алдым. Исеменнән аңлашылганча, китап яман шеш авыруы булганда табигать шифасыннан файдаланып сихәт табу хакында медицина фәннәре докторлары, кандидатлары, онколог-фитотерапевтларның киңәшләрен, халык медицинасы...

Бирешмәгән кеше генә озак яши. Үлем килеп җиткән секундта да, бака җаен табып, үлемнең үзен бугазыннан алган...
Әлеге сүзләрне Альмира Шәйхразыеваның "Рак, бул син бездән ерак" дигән китабыннан алдым. Исеменнән аңлашылганча, китап яман шеш авыруы булганда табигать шифасыннан файдаланып сихәт табу хакында медицина фәннәре докторлары, кандидатлары, онколог-фитотерапевтларның киңәшләрен, халык медицинасы дәвалау ысулларын туплаган. Районда хезмәте белән дә, яшәү рәвеше белән дә билгеле, игътибарга лаек Альмира апа. Аның белән очрашып сөйләшкәннән соң да кулга каләм алганчы билгеле бер вакыт үтте. Уйлану, мәгълүмат туплау, төрле тормыш ситуациясендә калган кешеләр белән аралашу чоры булды ул. Яман шеш белән авырып, аны җиңүчеләр дә, шул халәттә яшәүчеләр дә, андый хасталарны караучылар да, бу хакта язып та, сөйләп тә, кайчан кемгә киләсен алдан белеп булмый диючеләр дә булды арада. Нинди генә фикердә булсалар да, аларның һәммәсен бер халәт берләштерә - уйларының, дөньяга карашларының үзгәрүе, аң-белемнәренең артуы. Хирургик юл белән операция ясаудан алып, җиде кат тән төзелеше, аның энергетик мәгълүмат кырын үзгәртүгә кадәр фараз-мәгълүматлар ишетергә туры килде. Проблема бар, һәм аңа бүгенге көндә берәү дә битараф түгел. Бүген, хөрмәтле укучым, сезнең игътибарга район үзәк хастаханәсе баш табибы Айрат Бикмөхәммәтов һәм үләннәр белән дәвалау остасы Альмира Шәйхразыева белән сөйләшүдә алынган мәгълүматларны җиткерәм.
Яман шеш авыруыннан районда ярты елда 32 кеше вафат булган. Үлемгә китерүче сәбәпләрдән беренче урында ашкайнату органнарында шеш булу очрагы, икенче урында - сидек-җенес, өченче урында сулыш юлы органнары авырулары тора.
Айрат Бикмөхәммәтов:
-Яман шеш белән авыручылар елдан-ел күбәя. Үзеңнең сәламәтлегеңне кайгыртып, елына бер тапкыр булса да табибларга күренергә кирәк. Шик туган очракта иң элек участок табибына мөрәҗәгать итегез. Яман шеш авыруы табылган очракта онкологка исәпкә бастырыла сырхаулап китүче. Чаллыга, Казанга консультациягә җибәрәбез. Төрле очраклар була. Кичектергесез ярдәм кирәк булганда Чаллыда, Казанда онкология бүлекләрендә, Казанда онкоүзәктә операцияләр ясала. Бик авыр хәлдә булучы балаларны республика клиник хастаханәсенә җибәрәбез. Тикшерү үткәннән соң, комиссия карый дәвалану өчен кая җибәрергә кирәк икәнлекне. Дәвалануда берничә төр билгеләнергә мөмкин. "Радикаль схема" ысулы - операция ясау. "Комбинированный" - дәвалану төре хирургик операция дә, дарулар да, химиятерапия дә. Нурланыш терапиясе, химия-нурланыш терапиясе дә кулланыла.
-Тернәкләндерү чоры ничек бара?
-Дәвалану берничә өлешкә бүленә. Химия терапиясе дә берничә курска бүленә. Тәкъдим ителгән курсларга дарулар бирәләр, ташламалар каралган.
-Авыруны булдырмый калып буламы?
- Табиблар һәм галимнәр фикеренчә, яман шеш авыруының 40 процентын алдан кисәтеп, булдырмый калып була. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Әйтик, тәмәкедән баш тарту, эчү белән мавыкмау, тән авырлыгын күзәтчелектә тоту, эссе кояш астында озак йөрмәү - гади генә чаралар.
Яман шешне кисәтү өчен үз вакытында табибка күренү, маммография, гастроскопия, УЗИ кебек тикшеренүләрне үтү, анализлар тапшырыру да мөһим. Моннан тыш, һәр хатын-кыз елына ким дигәндә бер мәртәбә табиб-гинекологка күренергә бурычлы.
Иң төп профилактика - авыруны вакытында ачыклау һәм дәвалау. Диспансеризацияләр юкка үткәрелми, күп кенә яман шешләр шунда ачыклана. Бөтен дөньяда кабул ителгән программа бар. Аның буенча 50 яшьтән узган һәр кеше тикшеренү үтәргә тиеш. Чөнки рак шул яшьтән узганнарда ешрак очрый. Шул вакытта үпкәне рентгенга төшерү, хатын-кызларга сөт бизләрен, һәр җенес вәкиленә дә җенес органнарын тикшертү керә. Шулай ук ашказанына ФГДС үткәрү, юан эчәкне колоноскопия ярдәмендә тикшертү дә мөһим. Бар да тәртиптә икән, кабат 5 елга бер тапкыр тикшеренү узу да җитә. Авыру билгеләре булса, табиблар ел саен яки өч елга бер тапкыр тикшеренү узарга киңәш итә.
Үләннәр белән дәвалаучы Альмира Шәйхразыева да медицинадан ерак торган кеше түгел. 20 ел фельдшер булып эшли, аннан үзәк хастаханәдә йогышлы авырулар бүлегендә 16 ел шәфкать туташы хезмәтен башкара. Ничек фитотерапия белән кызыксынып киттегез дигән соравыма бер вакыйганы хәтерендә яңартты ул. Урамнан барганда елап торган танышын очрата, әңгәмәдәшенә зарын сөйли икән. "Нәрсә булды?" - дип сорадым, ди. Казаннан әнисен табиблар, өметсез, дип борып кайтарганнар. 15 көн гомере калган дигәннәр. Үзе дә сизмәстән, Альмира апа үләннәр белән ничек дәваланып булганын әйтә:" Аңа түндербаш эчерәләр бугай, ветеринарларда АСД бар, календула чәчәген метастазаларга каршы дип әйтәләр, шуларны эчереп карагыз, игътибарсыз калдырмагыз", - ди. Биш-алты елдан соң очрашкач:"Әниегез исән бит, ничек алып калдыгыз?"- дип сорый. "Сез куштыгыз, мин барысын да алдым да әнине дәваладым", - дип җавап кайтара танышы. Шуннан кызыксынып китеп, 12 автор-онкологның китапларын укып, өйрәнеп, үләннәр белән дәвалану өлешен туплап, китап итеп чыгара ул. Үләннәр белән дәвалавын ишетеп, ул елларда район социаль яклау бүлеге җитәкчесе булып эшләүче Рәзифә Нуртдинова Игелек үзәгендә үтүче фитотерапия буенча курсларда чыгыш ясарга чакыра Альмира апаны.
-10 көнлек курс булып чыкты ул. Беренче көнне 58 кеше килгән иде. Бик күп газета-журналлар, китаплар укып, лекцияләргә әзерләнергә туры килде. Икенче елны тагын чакырдылар. Һәммәсе дә прием үткәрүне сорыйлар. Аның өчен рөхсәт кәгазе кирәк, болай гына эшләнә торган эш түгел ул, дидем. Казаннан табиблар килеп укыткан вакытта хастаханәдә укып, сертификат алдым, махсус бүлмә дә бирделәр, - дип, һәр үлән, аның дәвалау үзенчәлекләре хакында сөйли А. Шәйхразыева. Һәр елны балалары, кода-кодагыйлар, дус-иш, туган-тумача өчен төрле төнәтмәләр, үләннәр катнашмасын әзерләп тә куя.
-Альмира апа, нилектән килеп чыга бу авыру?
-Экология бозылудан дип аңлыйм. Аннан нәселендә әлеге чир бар икән, башкаларда да кабатланырга мөмкин. 50 яшендә әнисе авырган икән, 30-35 яшендә кызы авырырга мөмкин. Яшәү шартларына да бәйледер. Күпчелек авырулар дөрес тукланмаудан килә. Хәзер төрле химик кушылмалар өстәлгән ризыклар бик күп, дарулар да шулай ук. Бу дару нәтиҗәле, дип язалар да, өч-дүрт ел үтүгә, бик зарарлы булган , дип, җитештерүдән төшерәләр.
-Яман шеш белән авырганын кешенең үзенә әйтергәме?
-Андый очракта авыруның үзенә әйтмәү дөрес түгел дип уйлыйм. Әгәр ул үзенең авыру икәнен белсә, дәваланса, бирешмәсә, авыруны туктатып, яисә җиңеп була. Кайбер очракларда шеш капсула рәвешендә кала да, шул хәлдә генә тора. Үләннәрнең кайберләре үзгәргән күзәнәкләрне үтерә, икенчесе үрчүен туктата, өченчесе вирусларны хәлсезләндерә.Үзеңә кирәкле ризыкларны үзең пешереп ашап, гаиләсе дә, үзе дә белгәндә әйбәт.
-Һәр төрле авыруның барлыкка килүе кешенең яшәү рәвешенә, холкына, үзенең эчке дөньясы, әйләнә-тирә белән килешеп яшәүгә бәйле...
-Диндә дә, тормышта да кешенең күңел халәте тыныч икән, ул сәламәт була, диләр. Хәзер кеше бер-берсенә яхшылык эшләүне дә хуп күрми һәм бу бер-беребезгә карата булган мөнәсәбәтләрдә дә чагылыш таба. Һәрвакыт үзеңдә явызлык, ачу саклау чир булып формалаша. Диндә дә ачу борын очында торырга, өф, дип өргәндә очып китәргә тиеш, дип әйтелә. Ачуланган саен бавыр тамырлары кысыла, йөрәк, нерв тамырларына тәэсир итә. Явызлык сәламәтлеккә илтми. Картлыктан башка бөтен авыруга да дәваны табигатьтән алыгыз - монысы да ислам динендә анык бәян ителә. Аннан соң, авыруны пычак белән, сүз белән, үләннәр белән дәваларга кирәк диелә. Пычак - операция, тел - Аллаһы Тәгаләгә теләкләр теләү(һәр көн иртән торгач, Аллага шөкер, мин исән әле, мин тереләм, дип, үзеңә эндәшеп куярга кирәк. Мин тереләм, дип, шул рәвешле баш мие сүрүенә команда бирелә. Иртән торгач, кыйблага карап, кулыңны күтәреп, дога кылып, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорарга, ярымтавыш белән теләк теләргә кирәк диелә. Аллаһы Тәгалә, сезнең күтәргән кулларны буш төшермәм, дигән), үләннәрнең шифасын да сихәт өчен һәрчак кулланырга кирәк.
-Үләннәрнең шифасын белү, халык медицинасы белән кызыксыну нәселдән киләме, озак еллар медицина өлкәсендә хезмәт кую нәтиҗәсеме?
-Икесе дә. Әнием Галимә Закирова Чаллы районыннан, мөгаллимә иде. Яшьли тома ятим калгач, дворяннар аларны бергә туплап, мәдрәсәдә укытканнар Теләче Тамакта. Шулардан алтысы мөгаллимлек эшчәнлеген сайлаган. Революциядән соң ук аларның өчесен Актаныш районына эшкә җибәргәннәр. Берсе -Тат.Суыксуда, берсе -Чалманаратта, өченчесе - әнкәй. Авылларда медиклар булмагач, һәммәсе дә "Красный крест" членнары иде. Аптекадан дарулар алып кайтып, авыл халкын дәвалыйлар. Гарәпчә белгәч, Әбү Гали Сина китапларын да татарча укый, кара сары авыруына кара каен җиләгеннән башка дәва юк дия иде әнием. Хәзер ул онкологиядә дә кулланыла.
Бик күп медицинага кагылышлы журналларны яздырып алам. Аларда язылган мәгълүматлардан күренгәнчә, саз үләне белән түндербашның икесен бер үк вакытта куллансаң, Израильгә барып җелек( костный мозг) күчереп утыртуга караганда да нәтиҗәлерәк диелә. Кыйммәтле дәвалау төрен алыштыра торган түләүсез диярлек үсемлекләр.
-Сәламәт яшәү өчен ничек туклануны кулай күрәсез?
-Халык хәзер бик яратып шашлык пешерә. Ул бик зарарлы инде. Ысланган, уксуслы-маринадлы ашамлыклар бик зыянлы. Үзем үлән төнәтмәләре кулланам. Боткалар ашыйм. Аларны суга пешерәм. Бодай боткасын яратам. Солы боткасына кайнаган су гына салам. Итне, балыкны сирәк кулланам. Диңгез балыгыннан шулпа ясыйм. Күркә шулпасы эчәм, анда селен күп. Камыр ашларыннан биздем. Камырлык, балан, карлыган, җир җиләге, чия - бөтенесен туңдырып саклыйм. Көн саен берәр стакан ашап куям. Зәңгәр мәтрүшкә составында селен күп булганлыктан, бөтен үсемлекләрнең патшасы диелә. Берничә дару үләнен катнаштырып, бавыр чәе, йөрәк чәе әзерләп куям.
Альмира апа күпкырлы гыйлемгә ия. Тормышның һәр өлкәсеннән хәбәрдар, мәгълүматлы. Аның истәлек-хәтирәләрен тыңлаганда уйланып, үзеңдә дә үрнәк алып утырасың. Ихлас аралашуыннан, зирәк сүзләреннән көч аласың, тормышны яратуына сокланасың. Альмира апа, киләчәктә дә балалар өчен дә, оныклар өчен дә, дуслар, туганнар өчен дә кадерле, кирәк һәм терәк кеше булып яшәгез. Рәхмәт файдалы мәгълүматларыгыз өчен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев