Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Ботулизм авыруыннан сакланыйк

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендәге хезмәт Яңа Зеландиянең Фонтерра(Fonterra) компаниясе эшләп чыгарган сөт продуктларының ботулизм (үзәк нерв системасын зарарлаучы) авыруын китереп чыгаручы микроб белән зарарлану куркынычы барлыгын хәбәр итә. Сөт сывороткасының концентраты 870 тоннадан артык сөт продуктлары җитештерүдә чимал буларак кулланыла. Яңа Зеландиянең чимал промышленносте министрлыгы Фонтерра компаниясе...

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендәге хезмәт Яңа Зеландиянең Фонтерра(Fonterra) компаниясе эшләп чыгарган сөт продуктларының ботулизм (үзәк нерв системасын зарарлаучы) авыруын китереп чыгаручы микроб белән зарарлану куркынычы барлыгын хәбәр итә.
Сөт сывороткасының концентраты 870 тоннадан артык сөт продуктлары җитештерүдә чимал буларак кулланыла.
Яңа Зеландиянең чимал промышленносте министрлыгы Фонтерра компаниясе эшләп чыгарган балалар туклануы, йогурт, сок эчемлегенең шушы микроб белән зарарлану ихтималы барлыгын хәбәр итә. Бу бигрәк тә Nutricia компаниясе эшләп чыгарган яңа туган һәм алты айдан зуррак балаларга бирелә торган Nutricia kariare продукциясе. Фонтерра компаниясе эшләп чыгарган сөт продуктларының бу микроб белән зарарланган исемлеге бик зур.
Роспотребнадзор хезмәте аларны Рәсәй җирлегенә кертүне катгый тыя.
Кулланучы базарында бу төр продукция булуы ачыкланса, һич кичекмичә, 3-09-62 телефоны аша хәбәр итүегез сорала.
Искәртеп китәбез: ботулизм- бик авыр, ахыры үлем белән төгәлләнүче инфекцион-токсик авыру. Авыру микробы кислород булмаган мохиттә бик тиз үрчи һәм токсин бүлеп чыгара. Шуңа күрә, өй шартларында яшелчә-гөмбә консервлаганда тиешле таләпләрне үтәмәгәндә әлеге авыру килеп ихтималын беркем дә онытмасын иде. Сәламәт булыйк, хөрмәтле райондашлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев