Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Бүген Әнәктәге «Бабайда кунакта» ял паркын талпаннан зарасызландырдылар (фотолар)

Бүген санитария-эпидемиология хезмәткәрләре районда талпаннарга каршы профилактика эшләрен башлады. Карлар эреп бетеп һава торышы җылынуга, кыш буе йокыда булган җан ияләре дә уяна. Шул исәптән талпаннар да.

                   Быел яз иртә килү сәбәпле, талпаннар да гадәтәгедән күбрәк, ди белгечләр. Нәкъ тә шушы мәлдә талпан кадалу куркынычы арта.

                  Район санитария-эпидемиология хезмәткәрләәре бүген талпаннарга каршы профилактика эшен башлап җибәрде. Әнәк авылындагы "Бабайда кунакта" ял паркы биләмәсенә талпанга каршы препаратлар белән эшкәртеп чыктылар. Якын көннәрдә Актаныш авылындагы Ленин һәм Мәдәният паркларын, "Бүләк" ял-сәламәтләндерү лагере, район Сабантуе уза торган  территорияләрне дә куркынычсызландырачаклар.

Агулы препаратлар белән зарарсызландырылган биләмәгә кешеләргә ким дигәндә 6 сәгать вакыт аяк басарга ярамый.

- Халык бу чорда игътибарлы булсын иде.Талпан басуда, урманда, яланда, бакчаларда да бар. Шәхси хуҗалыкларга да чакыру булганда барып зарарсызландырабыз. Узган җәйдә бер райондашыбызның эте талпан таратып хуҗаларын авыр хәлгә куйган. Безнең эшче төркем килеп агулагач кына бу проблемадан котылдылар,- ди медицина дезинфикторы Ирина Мөхәммәтдинова.

               Дезинфикатор биләмәләрне агулаганчы, санитария-эпидемиология белгече Кадрия Мөхәммәтдинова ак җәймә белән территорияне йөреп чыкты.  Бу талпаннарның күләмен ачыкларга ярдәм итә торган процедура. 

- Әлегә җәймәгә бер талпан да иярмәде. Бу талпан бөтенләй юк дигән сүз түгел. Районда беренче талпан кадалу 4 апрель көнне булды. Хәзерге көнгә 4 очрак теркәлде. Безнең район территориясе талпан энцефалиты куркынычы булган төбәкләрнең берсе. Шуңа күрә авыруга каршы вакцинацияне вакытында эшләп куйдык,- ди Кадрия Мөхәммәтдинова.

 

                 Беренче булып талпан энцефалитына каршы вакцинаны кадет-интернат мәктәбе укытучылары алган. "Бүләк" ялһәм сәламәтләндерү лагеренда эшләячәк 5 педагог һәм эшче ревакцинация ясаткан. Талпан кадалу башка төр авырулар чыганагы булырга да бик мөмкин. Әгәр тәнегезгә бу бөҗәк үз эзен салырга өлгергән булса кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итегез. Район үзәк хастаханәсенең прививка кабинетында талпан кадалганан соң өч көннән дә соңга калмыйча иммуноглобулин препаратын кадатырга кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев