Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Бүген- Бөтендөнья чиста куллар көне

Бөтендөнья чиста куллар көне (бөтендөнья кул юу көне) ел саен 15 октябрьдә 2008 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу көн идеясе БМО Генераль ассамблеясы, ЮНИСЕФ балалар фонды белән берлектә һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешма-сы тәкъдиме булып тора.

Кул юу процедурасы һәр кеше өчен табигый гадәт булырга тиеш, һәм аны балачактан ук сеңдерергә кирәк.
Ел саен үткәрелә торган Бөтендөнья чиста куллар көненең төп максаты-кешеләрне гадәтләрен үзгәртүгә җәлеп итү, кулларны сабынлап су белән юу күп авы-рулар белән эффектив көрәшергә ничек ярдәм итүен күрсәтү.


Роспотребнадзор искә төшерә, кулларны сабын белән юу - төрле авыруларны профилактикалауның гади һәм эффектив ысулы булып тора.
Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы сакланган шартларда кул ги-гиенасына аерым игътибар бирергә кирәк. Сәламәтлегегезне саклагыз, шәхси саклану чараларын кулланганчы һәм аннан соң, җәмәгать урыннарында булганнан соң, транспортта барганнан соң һәрвакыт кулларыгызны юыгыз.


«Глобаль кул юу партнерлыгы» халыкара оешмасы мәгълүматлары буенча COVID-19 белән көрәштә кул юу төп рольләрнен берсен уйный. Кулларны сабын белән юу вирусның тышкы мембранасын җимерә һәм шуның белән аны ак-тивлаштырмый. Тикшеренү ачыклаганча, кулларны сабын белән регуляр рәвештә юу COVID-19 инфекциясе  белән  зарарлануны 36% ка киметергә мөмкин.
Кулларны сабын белән юу - күп йогышлы авырулардан, шул исәптән холера, Эбола лихорадкасы, шигеллез, атипик пневмония, гепатит Е һәм башкалардан, саклануның иң эффектив һәм иң кулай ысулы санала. Кул юу кискен эчәк авырула-рын 30-48% ка киметергә, кискен сулыш инфекцияләрен 20% ка киметергә мөмкин.


Кулларны ничек дөрес юарга?


• Кулларыгызны мөмкин булганда җылы су белән сабын сөртеп (яки борчак зурлыгында аз күләмдә сыек сабын кулланып) юыгыз;
• кулларыгызны сабын күбекләнгәнче ышкып, бармак араларына, тырнак асла-рына  игътибар итегез;
• Кулларыгызны тагын 15 секундлап ышкыгыз;
• Сабынны агып торган су астында юыгыз;
• Кулларыгызны бер тапкыр куллана торган кәгазь сөлге белән  сөртеп киптере-гез, шулай ук кранны ябу өчен яисә туалет бүлмәсе ишеген ачарга кирәк булса кәгазь сөлге кулланыгыз.


Онытмагыз, кул юу кагыйдәләрен сезнең тирәдәге кешеләр һәрвакыт үтәмәскә дә мөмкин, мәсәлән транспортта, кибетләрдә, эштә. Тормыш сыйфатын яхшырту һәм якыннарыгыз үзен яхшы хис итсен өчен кулларыгызны юыгыз.


Микроблардан һәм вируслардан саклану өчен кулларыгызны юарга кирәк:


* индивидуаль саклау чараларын кулланганчы һәм аннан соң
* урамнан кергәннән соң;
• ашарга пешерү һәм ашау алдыннан;
• чи иткә һәм балыкка кагылганнан соң;
• бәдрәфкә барганнан соң;
• йөткергәннән яки борынны чистартканнан соң;
• җәмәгать урыннарында булганнан соң, аеруча поезд һәм җәмәгать транспор-тыннан соң;
* бигрәк тә потенциаль инфекция күчерүче әйберләр белән контакттан соң, иң элек кәгазь акчалар белән эш иткәндә;
• авыру кеше караганда, асларын алыштырганда;
• бүлмәне җыештырганнан соң;
• хайваннар, шул исәптән йорт хайваннары белән аралашканнан соң;
• йоклар алдыннан;
• башка очракларда куллар пычранганда, аларны юу мәҗбүри.


Тирә-юньдәгеләр өчен үрнәк булыгыз, сәламәтлек һәм якыннарыгызның сәламәтлеге турында кайгыртыгыз, кулларыгызны сабын белән даими юыгыз. Оныт-магыз, чиста куллар - сәламәт яшәү өчен нигезләрнең берсе.

НИ ӨЧЕН НӘКЪ МЕНӘ ПЫЧРАК КУЛЛАР «БӘЛА БЕЛӘН ЯНЫЙ"?
Пычрак куллар йогышлы һәм паразитик авыруларның тулы спектрын, шул исәптән дизентерия, А гепатиты, карын тифы, норо - һәм ротавирус инфекцияләре, кискен сулыш авырулары һәм башкаларны таратучы фактор булып торалар. Пато-геннарны турыдан-туры күчерү, мәсәлән, гади кул кысып күрешү вакытында һәм арадаш рәвештә, контаминацияләнгән өслекләр, йомшак уенчыклар һәм көнкүреш чаралары аша башкарыла.
Балалар шуны аңларга тиеш: тирә-юньдәге барлык әйберләрдә (карандашлар, ручкалар, китаплар, уенчыклар, ишек тоткычлары һ.б.) булган пычрак еш күзгә күренми. Юылмаган куллар белән бу пычрак авыз аша организмга эләгә, ә аның белән бергә авыру кешедән сәламәт кешегә төрле авырулар тарала.
Кайбер тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, кулларда берничә миллион мик-роорганизм табыла, дымлы кулларда коры кулларга караганда 1000 тапкыр күбрәк микроб була ала. Офис эшләре белән шөгыльләнүче затларның кулларында физик хезмәт белән шөгыльләнүчеләргә караганда күпкә күбрәк микроорганизмнар булырга мөмкин, шул ук вакытта ир-атларның куллары хатын-кызларныкына караганда чи-старак булуы ачыкланган. Куллардагы патоген микрофлораның санындагы аерма төрле тире кислотасы (хатын-кызларда ул түбәнрәк), төрле тирләү һәм гормональ фон белән аңлатыла.
Офиста иң «пычрак» әйберләр булып телефоннар, шул исәптән мобиль, эш өстәлләре, клавиатура, шулай ук ишек тоткычлары һәм яктырткычлар санала. Бик күп патогеннар сәгатьләр, беләзекләр һәм боҗралар астында җыела.
Без кулдан-кулга тапшырган акча бик еш авыруларның таралуына сәбәп булып тора. Нәкъ менә акчаларның югары контактлылык үзенчәлеге табиблар тарафыннан тулы бактериаль анализ үткәрергә этәрде. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, кәгазь банк-нотларда туберкулез микобактерияләре, пневмония, тонзиллит, гепатит, эчәк инфек-цияләре, алтын стрептококк, гельминтоз патогеннарының киң спектры һ.б. барлыгы ачыклана. Шунысы кызык, зур күләмле кәгазьләр кечкенә акчалардан чистарак, чөнки аларны еш кулланмыйлар. Металл акча да азрак куркыныч тудыра, чөнки микроорганизмнар өчен металл аз «туклыклы».


БЕЛГЕЧЛӘР НӘРСӘ ДИЛӘР?


Кулларны сабын белән юу тире өслегеннән микроорганизмнарның 90% ка кадәр киметүгә ярдәм итә һәм көнкүреш контактлары аша инфекция таралуны сизе-лерлек киметергә мөмкинлек бирә. Бу  процедура кискен эчәк инфекцияләренең 40% тан артыграк, сулыш юллары авыруларының 25% ка кимүенә ярдәм итә.
Бөтендөнья чиста куллар көненә кушылыгыз! Онытмагыз, чиста куллар сезнең сәламәтлек ачкычы!

"Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге" федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Чаллы филиалы санитар табибы ярдәмчесе Әминова Н. Ф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев