Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Чаллы шәһәре медицина белгечләре Актаныш табибларын томографта рентген контраст тикшерүенә өйрәтте

Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү поликлиникасы (БСМП) белән Актаныш районы үзәк хастаханәсе арасында хезмәттәшлек дәвам итә.

                Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү поликлиникасы (БСМП) Халыкара сертификатка ия югары сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү үзәге. Бүген поликлиника табиблары Актаныш район үзәк хастаханәсендәге коллегаларының кураторлары булып тора.

             Бүген үзара хезмәттәшлек янә бер баскычка күтәрелде. Районыбыз медиклары компьютер томографында махсус сыекча белән онкологияле органга тикшерү үткәрергә өйрәнде. Бу ысул ренгент контраст тикшерүе дип атала. Әлеге метод белән тикшерү пациентка тиз һәм дөрес диагноз куярга мөмкинлек бирә. 

        Компьютер томографы Актаныш район үзәк хастаханәсенә 2021 елның августында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән Илкүләм проектлар кысаларында кайтарылган иде. Томография аппаратының мөмкинлекләре шактый зур. Бүгенге мастер-класс районыбыз табибларына заманча диагностика җиһазын тулысынча куллану юлларын ача.

Реклама

        Актаныш районы үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев Чаллыдагы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү поликлиникасында күрсәтелгән югары технологияле медицина ярдәме бик күп райондашларыбызның гомерен саклап калырга булыша, ди:

- 2022 елда 27 райондашыбыз инфаркттан соң Чаллыдагы хастаханәдә аякка басты. 33 райондашыбызның йөрәген дәвалап, стенд куелды. 2 райондашыбызның йөрәгенә ачык операция, 56 кешегә коронаграфия ясалды. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү поликлиникасы хезмәттәшлегебез алга таба дәвам итәчәк.

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

Раил ХАРИСОВ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев