Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Чаллыдан Пучыга килеп дәваланалар

Миргазиян бабай Сәлахов инде чирек гасырдан артык Чаллы шәһәрендә яши. Әмма кинәт саулыгы какшап, табибларга үтенече төшкәч, кала хастаханәләреннән түгел, районыбызның Пучы сәламәтләндерү үзәгеннән күргән ул чын ярдәмне. Бу елның 9 мартында егылып аягын сындыра Миргазиян бабай. Аксак-туксаклап хастаханә юлында йөри-йөри кул бармаклары да шешенеп, каләм дә тота алмас хәлгә...

Миргазиян бабай Сәлахов инде чирек гасырдан артык Чаллы шәһәрендә яши. Әмма кинәт саулыгы какшап, табибларга үтенече төшкәч, кала хастаханәләреннән түгел, районыбызның Пучы сәламәтләндерү үзәгеннән күргән ул чын ярдәмне.
Бу елның 9 мартында егылып аягын сындыра Миргазиян бабай. Аксак-туксаклап хастаханә юлында йөри-йөри кул бармаклары да шешенеп, каләм дә тота алмас хәлгә килә. Балалары Чаллыда нинди генә табибларга күрсәтмиләр, берсеннән дә файда тапмый. Пучы авылы шифаханәсенә килгәч кенә, күңеленә өмет иңә, терелеп аякка басуына ышаныч уяна.
- Монда керү белән иң элек чисталык-пөхтәлек күзгә ташланды. Бүлмәләр җылы, якты. Баш табиб Ильяс Закиров бик итагатьле, югары эрудицияле кеше. Авыруларга хезмәт күрсәтүче шәфкать туташлары һәркемгә җылы мөгамәләдә, бик игътибарлылар. Читтән килеп дәваланучылар да күп монда. Менә күрше палаталарда Мөслим районыннан, Башкортстанның Янаул шәһәреннән, Илеш районыннан килүчеләр бар. Бу участок хастаханәсен төзеткән җитәкчеләргә, монда тырышып эшләүчеләргә мең рәхмәт, - дип, тәэсирләре белән уртаклашты Миргазиян Сәлахов.
Монда үткәргән бер атна эчендә бабайның бармаклары языла. Тимер атына таянып, нык һәм тиз-тиз атлап коридор буйлап баручы бу бабайга һич кенә дә 88 яшь биреп булмый. Ә хәтере! 50, 60 ел элек булган вакыйгаларны көне, сәгате белән сөйли, һәр кешене исеме, фамилиясе белән атый. Тыңлаучысы гына булсын. Хәер, хәтерем начарланган иде, монда кабат яхшырды, дип тә рәхмәтләрен җиткерде Миргазиян бабай Пучы шифаханәсе табибларына. Ә озак еллар җитәкче урыннарда эшләп, хезмәте белән илдә хөрмәт казанган аксакалның һәр мактау сүзе энҗе бөртегенә тиң.
Мөслимдә шөһрәт казанган Байсар егете
Миргазиян Сәлах улы - Мөслим районының мактаулы гражданы. Иске Байсар авылында туып-үсеп, хезмәт юлын Калинин районында башлаган егет, 1959 елда Актаныш районы төзелгәндә, эшләгән колхозы Мөслим районына күчеп, мөслимлегә әйләнә. Ул вакытта "Сатурн", соңрак "Урожай" хуҗалыгын Миргазиян абый 1955 елдан алып 35 ел җитәкли. Үзенә 6 татар һәм 1 мари авылын, элекке 9 колхозны берләштергән зур хуҗалык була ул. Тырыш хезмәте югары бәяләнеп, Миргазиян Сәлахов Татарстан Республикасы һәм РСФСРның атказанган зоотехнигы исеменә лаек була, РСФСР һәм ТАССРның Югары Советы депутаты булып сайлана, 2003 елда исә Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
Шифа-дәва үзәге
1995 елда төзелгән Пучы участок хастаханәсе район үзәгеннән иң ерак урнашканнардан санала. Бүген биредә Пучы, Әнәк, Чәчер, Чиялек, Айман, Түке, Зөбәер авылларында яшәүче 2600 кешегә хезмәт күрсәтелә. Реконструкциядән соң 2006 елда ачылган сәламәтләндерү үзәгенә исә райондашларыбыз гына түгел, зур шәһәрләрдән, чит төбәк һәм районнардан да бик теләп мөрәҗәгать итәләр. Мисал өчен, узган 2014 елда гына да шифаханәдә 188 авыру дәваланып, үзәк 1 млн. 200 мең сум табыш алган.
Шифаханә 10 урынга исәпләнгән, Пучы участок хастаханәсендә исә көндезге 6 койка-урын, тәүлеклек 11 койка-урын бар. Авыруларга ярдәм күрсәтүче 30 хезмәткәрнең 3се - югары белемле табиблар. Әле быел гына укуын тәмамлап кайткан яшь белгеч, терапевт Эльвира Зәйнуллина хезмәт юлын нәкъ менә биредә - кешелеклелек, күңел җылысы, миһербанлык белән сугарылган коллективта башлавыннан бик канәгать.
2010 елның мартыннан биредә ашыгыч ярдәм станциясе эшли. Хастаханә Уфа-Мәскәү автомагистраленең 60 чакрым озынлыктагы арасына хезмәт күрсәтә. Ашыгыч ярдәм чакыртучылар янына заман таләпләренә туры китереп җиһазланган реанимация автомобиле җибәрелә - секундлары кадерле чакта мизгел дә әрәм булмый, димәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев