Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Чигенсә дә куркыныч кимеми: Чаллы, Минзәлә, Казанга дәвалануга киткән 488 авыруның 60ы вафат

   Айдар Хәев бүген журналистлар белән очрашуда  "Кирәк икән, коронавирустан прививканы өегезгә дә барып ясый алабыз",-дип белдерде.

          -    2022 елның 1 гыйнварыннан шушы көнгә кадәр 5078 меңнән артык райондашыбызны медицина күзәтүе астына алдык. Шуларның 1755енә  үпкә ялкынсынуы, 2972сенә ОРВИ диагнозы куелды.  “Роспотребнадзор” тарафыннан 163 авыруның коронавирус диагнозы расланды,- дип, мәгълүматлар белән таныштырды Айдар Хәев.


                185 кеше авыру белән контактка керү сәбәпле аерым медцина күзәтүенә алынган. Замана зәхмәтенә тарыган 488 авыру Чаллы, Казан, Минзәлә госпитальләренә дәвалануга җибәрелгән. Бу барлык авыруларның 27, 7 процентын тәшкил итә. 

                 Сентябрь-октябрь айларында авыруларның кискен артуы сәбәпле, 4 октябрьдән район үзәк хастаханәсендә COVID- госпиталь ачылды. Госпитальдә 257 авыру дәваланды, 181е сихәтләнеп яңадан өйләренә кайтарылды. 26сын Чаллыдагы хастаханәгә озатылды. Ни кызганыч, госпитальдә 33 райондашыбыз авыру алдында көчсез калып вафат була. Тагын бер үтә дә кайгылы сан: хастаханәдән Чаллы, Минзәлә, Казанга терелүгә өмет белән киткән 488 авыруның 60ы вафат була. 
                   Коронавирус нәкъ менә үлем очрагына китерүе белән куркыныч. Вафат булганнарның 85 проценты 60 яштән өлкәнрәкләр.
                 Айдар Хәев "Коронавирустан исән калуның төп профилактика чарасы- вакцинация булуы дәлилләнгән", ди. Прививка ясату аеруча өлкәннәр өчен зарури.  Олы яшьтәгеләрнең күпчелеге хроник авырулар белән медицина күзәтүендә исәптә, шул рәвешле риск төркемендә торалар. Коронавирус белән авыру хроник авыруларны кузгатып җибәрә, катлауланулар килеп чыга.

              Хроник авырулар булу вакцина ясамау өчен сәбәп түгел. “Методвод”, ягъни сәламәтлегенә теге яки бу зыян килмәсен өчен привика ясатмау турындагы белешмәне табиб кына билгели ала. Метотводны бирү өчен Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан расланган авырулар исемлеге бар. Мисал өчен инфаркт кичергәннән соң бер айга метотвод бирелә. 1 айдан соң кеше үзен яхшы хис итсә, табиб тикшергәннән соң вакцина алыргамы юкмы икәнен билгели. Авыру көчәймәсә, прививка ясала. 
 

                      Вакцинациягә каршы кешеләр бар. Алар шуны истә тотсын иде: коронавирус белән авырганда кешенең гомерен саклап калу өчен бик күп көчле дарулар кертелә. Ул даруларның авыруга тискәре тәэсир ясый торган сыйфатлары күп, вакцинага караганда аларның зыяны зур . Ләкин кабат коронавирус белән авырмау гарантиясе юк. 
         

-    Ике ел дәвамында үлем очракларын бик күп күрдек, вакцина ясатканнар арасында вафат булучылар юк, киләчәктә дә булмас дигән ышанычта калабыз,- ди Айдар Рәфкать улы. 


Шунысы бар, вакцина ясаткан 48 райондаш та авырган, аларның барысы да дәваланып аякка баскан. 

                   Актаныш үзәк хастаханәсендә атнаның эш көннәрендә һәм шимбә көнне прививка ясала. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә вакцина ясату өчен хастаханәгә бару мәҗбүри түгел. Медицина пунктларында эшләүче фельдшерларга мөрәҗәгать итсәгез, хастаханәнең прививка бригадасы билгеле бер вакытка киләчәк. Иске Байсар, Такталачык, Татар Суыксуы табиблык амбулаториясендә, Пучыдагы участок хастаханәсендә дә прививка ясау оештырылган. 
 

           -    Кирәк икән, өегезгә дә барып прививка ясый алабыз. Үзегезнең тормышыгызны саклап калуны тәэмин итү безнең, медицина хезмәткәрләренең бурычы,- дип,  сүзен тәмамлады Айдар Рәфкать улы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев