Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Чирле мал сатып ала күрмәгез!

Агымдагы елда Краснодар краеның 11 шәхси хуҗалыгында эре малларда ящур авыруы күзәтелде, ә Саратов һәм Воронеж өлкәләрендәге берничә шәхси хуҗалыкта исә дуңгызларның африка чумасы билгеләнде. Ящур-тиз йогучан, эре терлеккә, кәҗә-сарык, дуңгызларга һәм пар тояклы кыргый хайваннарга зыян салучы вирус авыруы. Ящур белән кешеләр дә авырый, аеруча балалар өчен куркыныч ул....

Агымдагы елда Краснодар краеның 11 шәхси хуҗалыгында эре малларда ящур авыруы күзәтелде, ә Саратов һәм Воронеж өлкәләрендәге берничә шәхси хуҗалыкта исә дуңгызларның африка чумасы билгеләнде.
Ящур-тиз йогучан, эре терлеккә, кәҗә-сарык, дуңгызларга һәм пар тояклы кыргый хайваннарга зыян салучы вирус авыруы. Ящур белән кешеләр дә авырый, аеруча балалар өчен куркыныч ул. Хайваннарда продукция бирүчәнлекнең кимүе, хәлсезлек, эре малның ирен, имчәкләрендә төрле бозылулар барлыкка килү белән билгеләнә. Африка чумасы шулай ук котылгысыз вируслы авыру. Аның нәтиҗәсендә хайваннар атна-ун көн эчендә үлә.
Хөрмәтле гражданнар, үзегезнең һәм малларыгызның иминлеге сезнең кулларда. Төрле күңелсез хәлләргә очрамас өчен билгесез урыннардан, махсус ветеринар белешмәләре булмаган терлекләр, мал азыгын алудан сак булыгыз. Мал сатып алган очракта район ветеринар берләшмәсенә хәбәр итүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев