Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

"Covid-19 барысын да җиңәчәк" : Татарстан РКХ баш табибы инфекциядән ничек котылу буенча киңәшләрен бирде

Коронавирус мутацияләнә һәм торган саен куркынычка әйләнә, хастаханәләргә хәзер күбрәк яшь кешеләр эләгә, ә авыр очраклар өзлексез артуга таба. Covid-19дан вакцинациянең ничек башкарылуы турында журналистларга РКХнең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев лекциядә сөйләде.

Татарстан Республика клиник хастаханәсенең баш табибы "Covid-19 – уникаль инфекция, мондый хәл белән әле безнең очрашкан юк иде", дип саный.
«Бу инфекция,  кан тамырларына, аларның эпителияләренә зыян сала. Шуның аркасында барлык катлаулылыклар килеп чыга», – дип билгеләп үтте Рафаэль Шәвәлиев.
Хәзер Татарстан табиблары вирусның ничек үзгәрүен тикшерә , әгәр элек ул организмга сулыш органнары аша эләгеп үпкәне зарарласа, хәзер ул эчәклек аша да кешегә зыян сала, кан тамырларыннан озак чыга. 
«Хәтта ковидтан соңгы синдром да бик авыр уза, айлар дәвамында хастаханәдә дәваланучы пациентлар бар. Һәм без коронавирусның ярты елдан ике-өч елдан соң ничек организмда чагылыш табачагын белмибез әле. Әгәр кан тамырлары тутык белән тыгыла икән, тутык бик авырлык белән чыгы. Кан тамырлары эпителиясенә шунда ук холестерин утырырга мөмкин», – дип билгеләп үтте табиб.

Коронавирус белән авырый башладылар
“Бездә авыручылар арта ", – диде табиб, Россия буенча коронавирус белән авыручылар санының статистикасын күрсәтеп.
РКХ башлыгы сүзләренә караганда, февральдән май аена кадәр вакцинация үткәрү өчен иң уңайлы вакыт булган, бу чорда вакциналаштырылган кешеләр авыру көчәйгәнче антитәнчекләрне үзләрендә булдырып калдырганнар. Нәкъ менә хәзер авыр пациентлар саны арта, алар республика хастаханәсенә китерелә.
Коронавирус Татарстан буенча тарала башлагач, нигездә, өлкәннәр авырый, хәзер вәзгыять үзгәрә, урта яшьтәге татарстанлыларда да катлаулы очраклар күзәтелә.
"Реанимациядә ятучыларның яртысы -минем яшьтәшләрем. Яшьләр дә авырый, һәм у бик нык авырыйлар – көн саен кемнеңдер хәле бик  начарлана», – дип сөйләде медучреждение башлыгы.
Россия мәгълүматларына караганда, коронавируслы һәр унынчы пациентның авыруы бар, инфекция эләгүгә хәл катлаулана – аларның һәр җиденчесе вафат була (14%). Ә һәр 22-25 нче чирнең үлем очрагы белән тәмамлана.  
Табиб кичә булган тарихны сөйләде, РКХдә бөтен бер гаилә – хатыны белән бер ир һәм әби ята иде. 27 яшьлек кызлары шушы көннәрдә Казанның башка хастаханәсендә коронавирус нәтиҗәсендә үлә, шуннан соң ир-атның да хәле начарлана. Ул табиблардан бу кайгылы хәбәрне күрше палатада яткан әбигә хәбәр итмәүләрен сорады.
Табиб фикеренчә, пандемиянең дулкынлы агымы булып торачак.

"Ковид беркая да китмәячәк, беркайчан да. Аның белән яшәргә күнегергә кирәк. Иртәме – соңмы бар кеше дә вакциналаштырылачак», - дип белдерде Шәвәлиев.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев