Даруга акча жәл
Россия халкы ашау-эчү һәм күңел ачуга акча кызганмый башлаган. Белгечләр моның төп сәбәбен халыкның ил икътисадындагы үзгәрешләр белән азрак кызыксынуында күрә. Initiative үзәге уздырган сораштыруда респондентларның 28 проценты гына Россия икътисадындагы вәзгыять белән кызыксынып торуын әйткән. Чагыштыру өчен: 2015 елның декабрендә андый фикердә торучылар саны 40 процент тәшкил иткән булган....
Россия халкы ашау-эчү һәм күңел ачуга акча кызганмый башлаган. Белгечләр моның төп сәбәбен халыкның ил икътисадындагы үзгәрешләр белән азрак кызыксынуында күрә. Initiative үзәге уздырган сораштыруда респондентларның 28 проценты гына Россия икътисадындагы вәзгыять белән кызыксынып торуын әйткән. Чагыштыру өчен: 2015 елның декабрендә андый фикердә торучылар саны 40 процент тәшкил иткән булган.
Ул чакта ил халкының яртысы диярлек ашау (49 процент), күңел ачу (47 процент) һәм спиртлы эчемлекләргә (47 процент) акчаны азрак тота башлавын әйткән. Бүген исә әлеге төр товарларга акча жәлләүчеләр саны 3-4 процентка кимегән. Шулай да сәламәтлек дигәндә, ил халкы элеккечә үк акчаны кысып тотуын белә. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бер ел эчендә Россиядә табиб киңәш иткән даруларның арзанрак аналогын сатып алучылар саны ике процентка арткан (34 процент).
"Россия халкы кризиска ияләнеп бетте диярлек. Шуңа күрә хәзер аларның чыгымнары да кризиска кадәр булган дәрәҗәгә кире кайта", - ди үзәк башлыгы Анна Мазурина.
Маркетологлар гильдиясе советы вәкиле Николас Коро исә бу күренешнең төп сәбәбен халыкның үз-үзен тотышы үзгәрүдә күрә. "Арабызда шопоголиклар азайды. Халык алдын-артын уйламыйча кирәкмәгән товар сатып алудан тыела башлады. Хәзер кибетләрдә сөлге буе исемлек тотып, кирәк-ярак алып йөргән кешене дә бик сирәк очратасың. Хәтта бер атнага җитәрлек азык-төлек запасын да халык төрле кибетләрдән туплый. Күпләр бер җирдә яшелчә, балык арзанрак булса, икенче бер сәүдә ноктасында ит очсызрак, дип сөйләшә башлады", - ди белгеч.
Ә февраль аеның соңгы көнендә Халыкара сирәк очрый торган чирләр көне билгеләп үтелә. Мондый патологияләр аркасында кешеләрнең сәламәтлеге какшый, гомерләре кыскара. Сирәк очрый торган авыруларның бик аз өлешен генә дәвалап була дип исәпләнә. Дөньяда мондый чирләрнең саны 8 меңнән артык дип исәпләнә, шуларның 90 проценты - нәселдән килгән яки тумыштан булган авырулар.
Россиядә ничә кешенең сирәк чирдән интегүен күрсәтүче төгәл саннар юк, чөнки мондый чирләрне ачыклау һәм диагноз кую авыр. Чирне ачыклау еллар буена дәвам итәргә мөмкин. Табибларның фаразлавынча, Россиядә сирәк чирләр белән интегүчеләрнең саны - якынча 1,5 млн.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев