Даруханәдән алган экспресс-тестлар: ышаныргамы?

Россиядә битлек, антисептик кебек саклык чараларына, коронавирусны ачыклаучы экспресс-тестларга сорау арткан. Соңгы ун көн эчендә генә дә алар 70 процентка күбрәк сатылган. Кешенең коронавирус белән авырыймы-юкмы икәнлеген тиз арада ачыкларга ярдәм итүче экспресс-тестларга сорау аеруча зур.
Бу аңлашыла да. Чир котырган чорда үзең теркәлгән хастаханәгә барып, җайлы гына ПЦР-тест тапшырам димә. Сөлге буе чират торырга әзер тор. Дөрес, аны шәхси клиникаларда да ясатып була. Әмма нәтиҗәсен 1–2 көн көтәргә туры киләчәк. Шуңа күрә күпләр үзлегеннән генә экспресс-тест ясап, ковид белән авырыймы-юкмы икәнлеген ачыкларга тырыша да инде. Бүген мондый тестны теләсә кайсы даруханәдән сатып алырга мөмкин.
Ун көн элек, кисәк кенә авыртып киткәч, үземә дә шушы тест ярдәмендә генә диагноз куеп алдым. 780 сумлык экспресс-тест дигәнең фольга капка салынган пластик кассета, эремәле колба һәм таякчыктан гыйбарәт. Соңгысын борын куышлыгына тыгып, биш тапкыр борырга кушылган. Алга таба шушы таякчыкны теге эремәгә тиереп аласың да пластик кассета эчендәге тест-тасмага бер-ике тамчы тамызасың. 15 минуттан соң тест бер сызык күрсәтте. Миндә ковид түгел икән, дидем дә тынычландым. Ике сызык булса, диагноз расланган була.
Тиз дә, җайлы да, кыскасы. Әмма белгечләр экспресс-тест нәтиҗәләренә артык ышанып бетмәскә киңәш итә. Ник дигәндә, кайчак алар дөрес нәтиҗә күрсәтмәскә дә мөмкин икән. Казанның 21 нче шәһәр хастаханәсе табиб-терапевты Регина Галиуллина сүзләренә караганда, кеше коронавирусны бернинди билгеләрсез генә уздырган, йә булмаса, мазокны дөрес алмаган очракта экспресс-тест нәтиҗәсе дөреслеккә туры килмәскә дә мөмкин.
– Әмма, гомумән алганда, коронавирусны ачыкларга ярдәм итүче экспресс-тестларга уңай карыйм. Авырулар көннән-көн күбәйгән, хастаханәләрдә ятак урыннар тулган, лабораторияләргә эш бермә-бер арткан хәзерге шартларда безгә менә дигән ярдәмче алар. Фәлән көн эчендә ПЦР-тест нәтиҗәләре әзер булганны көтәсе юк. Экспресс-тест 15–20 минут эчендә нәтиҗә бирә, – ди табиб.
Медицина фәннәре кандидаты, табиб-инфекционист Андрей Поздняков сүзләреннән аңлашылганча, соңгы арада сатуга чыккан экспресс-тестлар, ике ел элек, әле ковид тарала гына башлаган чорда сатылганнары белән чагыштырганда, күпкә төгәлрәк эшли. Белгеч 80 процент очракта алар күрсәткән нәтиҗә дөреслеккә туры килә дип ышандыра.
– Әгәр кешедә коронавирусның барлык билгеләре була торып та экспресс-тест тискәре нәтиҗә күрсәтсә, ПЦР-тест тапшырырга кирәк. Юкса кешенең, авырмыйм икән дип, тынычлап, чынлыкта ковид белән авыруын белмичә дә яшәве бар. Коронавирус йоктырган кеше белән аралашкан, хроник чирләре булган кешеләргә дә экспресс-тест урынына ПЦР-тест тапшырырга киңәш итәр идем, – ди белгеч.
ПЦР-тест вакытында биоматериал күпкә җентекләбрәк тикшерелә. Чир молекула дәрәҗәсендә үк ачыклана. Экспресс-тест исә, гадәттә, коронавирусның шактый билгеләре күзәтелә башлагач кына төгәл нәтиҗә күрсәтә. Шуңа күрә ул чирне әле башланып кына килгән чорында «күреп» тә бетермәскә мөмкин.
Сүз уңаеннан, бу көннәрдә экспресс-тестны җайлы гына кулга төшерәм димә. Әле атна-ун көн элек кенә даруханәләрнең барысында да экспресс-тест сатыла иде. Әлеге юлларны язганда элемтәгә кергән биш даруханәнең берсендә генә экспресс-тест бар булып чыкты. Анда да өч кап кына калган. Экспресс-тест булмаган даруханәләрдә исә: «Бу көннәрдә кайтырга тиеш, көтәбез», – дип ышандырдылар.
Динә Гыйлаҗиева
Чыганак: Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 07:23Әй, язмыш, язмыш: Өлгерәсе иде!.. Аркамда – биштәр, аякларымда – кроссовкалар, өстемдәге курткам да пикникка чыкканда кия торган, яңасы никтер тәнемә ябышмый. Көзге каршында сәгатьләр буе чәч ясап азапланучыларны, гомумән, аңламыйм. Бейсболкамны башыма ябыштырып куям да чыгып чабам. Ләлә САБИРОВА11600
-
20 май 2022 - 06:30Эчә белеп эчсәң дә... Берничә ел элек мин ару гына салгалый идем. Шушы зәхмәттән котылырга теләп, бик күп имчеләр белән аралаштым, наркологларга да барыштырдым. Әллә файдасы тиде, әллә үземнең ихтыяр көчем нык булды, мин бу чирне җиңдем. Әлегә. Арытаба ничек булыр, белеп булмый. Ә менә шушы юлда очраган белгечләрнең кайбер киңәшләре белән уртаклашасым килә.10400
-
19 май 2022 - 19:04Актанышның икенче мәктәбе укучылары "ЭкоЯз" акциясендә катнашты Районыбызда "ЭкоЯз" акциясе дәвам итә.17000
-
19 май 2022 - 15:33ПИОНЕРИЯГӘ 100 ЕЛ: Бүген пионер ветераннары, укучылар, әйдәманнар катнашында юбилей слеты узды (+фоторепортаж) В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы төзелүгә 100 ел тулу зур вакыйга. Районкүләм юбилей слетында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов та катнашып укучыларны, остазларны, пионерия ветераннарын бәйрәм белән котлады.32700
-
16 май 2022 - 13:06Сабантуйларының кайчан булачагы билгеле Сабантуй быел Казанда 19 июньдә узачак. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ регион башлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.50000
-
16 май 2022 - 09:02АКТАНЫШТА ЦИФРЛАШТЫРУ: "Ак Барс Банк" район мәктәпләренә 182 ноутбук бүләк итте "Россия Федерациясендә санлы экономика" федераль программасын тормышка ашыру кысаларында Актаныш районының барлык мәгариф оешмалары югары тизлекле интернет челтәренә тоташтырылды.37800
-
16 май 2022 - 08:28Быел җәй салкын булмаячак Халык арасында быелгы җәйгә карата төрле сынамышлар йөри. Ә синоптиклар ниләр фаразлый?75700
-
12 май 2022 - 15:04Актаныш районы территориясендә 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган Актаныш районы территориясе буенча 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган. Бу республикада иң югары күрсәткеч. Бүген “Актаныш районында цифрлы трансформация үсеше стратегиясе» турында узган район Советы утырышында бу хакта “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте филиалы- Чаллы зонасы электр элемтәсе бүлеге җитәкчесе Илдар Нургалиев җиткерде.70100
-
12 май 2022 - 14:53Тузганактан варенье кайнатабыз! Дуслар, тузганактан кайнатма ясый беләсезме? Белмәсәгез - өйрәтәбез. Лимон кушылган мондый варенье - салкын тиюдән яхшы профилактик чара, шулай ук төрле инфекцияләрне тизрәк җиңәргә ярдәм итәчәк. Ә тәме-е-е!..57900
-
12 май 2022 - 14:43Сирень чәчәге белән дәваланыгыз! Тиздән күз явын алып, сирень чәчәк атачак. Бу матур чәчәкнең күп авырудан дәва икәнен белә идегезме?44600
-
13 май 2022 - 19:42АКТАНЫШ ЗАГСЫНДА:Гаилә мәктәбе дәресе. Видеосюжетны - Юлай НИЗАЕВ әзерләде
-
12 май 2022 - 19:24#СӘЛАМӘТЛЕКСАГЫНДА: Халыкара шәфкать туташлары көне. Видеосюжетны әзерләде - Юлай Низаев
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр? Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп.
-
20 май 2022 - 19:29Актанышта "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачакЕл дәвамында көтеп алган Сабан туе бәйрәмен авыл җирлекләрендә 11 июньдә уздыру планлаштырыла. Ә районкүләмендәгесе 12 июньгә билгеләнде.18300
-
20 май 2022 - 19:21Зачет өчен ришвәт алган укытучыны хөкем иткәннәрБүген Чаллы шәһәре судында Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәтәрләренең квалификациясен күтәрү Бөтенроссия институты филиалының ут, физик һәм тактик-махсус әзерлек кафедрасы укытучысына хөкем чыгардылар.4900
-
20 май 2022 - 18:1920, 21 мая в Казани и 20, 21 мая в Болгарах показывают уникальное световое шоу, к 1100-летию принятия Ислама Волжской Булгарией.В Казани световое шоу можно будет увидеть у стен Казанского Кремля: от Тайницкой до Спасской башни со стороны площади Тысячелетия.4800
-
20 май 2022 - 08:32Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов Актаныш спортчысын уңышлары белән тәбрик иттеАктаныш егете, танылган спортчы Равил Хаҗиев физкультура-спорт юнәлешендәге уңышлары белән безне гел сөендереп тора. Күптән түгел Равил "Ядран-Ойл" компаниясе исеменнән "ТүбәнКамаНефтехим" ПАО оештырган ачык Кубок ярышында катнашты.22101
-
12 май 2022 - 10:45Актаныш икмәк комбинатыннан вакансияләр Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр эшкә чакырыла58400
-
11 май 2022 - 14:32Актаныш кошчылык станциясе бройлер чебиләр һәм мулард үрдәкләрне сатуга чыгара 13 майдан Актаныш кошчылык станциясе тәүлеклек һәм ункөнлек йорт кошларын тәкъдим итә.66400
-
4 май 2022 - 09:52Вакансияләр тәкъдим итәбез! Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр кирәк.80700
-
16 май 2022 - 14:3540-летний местный житель Актанышского района осуждён к исправительным работам за неуплату средств на содержание несовершеннолетних детей Прокуратура Актанышского района поддержала государственное обвинение по уголовному делу в отношении 40 летнего жителя Актанышского района. Он признан виновным в совершении преступления, предусмотренного ст.157 ч.1 УК РФ (неуплата родителем без уважительной причин в нарушение решения суда средств на содержание несовершеннолетних детей, если это деяние совершено неоднократно)52300
-
16 май 2022 - 13:06Сабантуйларының кайчан булачагы билгеле Сабантуй быел Казанда 19 июньдә узачак. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ регион башлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.50000
-
16 май 2022 - 11:26Авыл җирендә яшәп, өч бала алып кайтканнарга торак яки машина бирергә мөмкиннәр Тиздән авыл җирендә яшәп, өченче баласын алып кайткан хатын-кызларга акча урынына йә торак, йә машина бирергә мөмкиннәр.58100
-
16 май 2022 - 10:51Йолдызлар ни сөйли: 16–22 майга гороскоп Йолдызнамә: 9 – 15 ноябрь Кучкар (21.03 – 20.04) Бик урынлы һәм оста итеп әйткән тәнкыйть сүзләрегез берәүләрне уйга салыр, икенчеләрнең ачуын чыгарыр. Эштәге киеренкелекнең берникадәр кимүе өй, ял һәм күңелгә ятышлы башка әйберләр турында уйлый башлау мөмкинлеге бирер. Ял көннәрендә әйбәт хәбәр ишетелер.55901
-
16 май 2022 - 08:28Быел җәй салкын булмаячак Халык арасында быелгы җәйгә карата төрле сынамышлар йөри. Ә синоптиклар ниләр фаразлый?75700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика